«Исерек хатынга берни дә юк, ә баласы…» [видео]

-- Лэйсирэ

Казанда бала белән юл аша чыгып барганда чит ил машинасы бәрдергән хатын-кыз исерек булган. Бу хакта Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәрендә әйтелә, дип яза Ватаным Татарстан.

Әлеге вакыйга шимбә көнне булды. Башкаланың Назарбаев урамында тиешле булмаган урында юл аркылы чыгып барганда хатын-кыз этеп барган бала арбасын машина бәрдереп китә. 58 яшьлек хатын-кыз зыян күрмәгән, 2 яшьлек кыз баланы исә хастаханәгә алып китәләр.

Медицина ярдәме күрсәтелгәч, сабыйны хастаханәдән чыгаралар. Хатын-кызга карата исә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган һәм балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәгән өчен административ материаллар төзелгән.

Фото: скриншот

Бәйле