«Түбәтәй» милли тиз туклану рестораннар челтәрләренең туган көне!

-- Alina

14 июнь үзенең туган көнен билгеләп үтүче «Түбәтәй» рестораны һәм аның командасы инде 4 ел дәвамында татарлар турындагы стереотипларны җимерү өстендә эшли.

Татарлар турында киң кулланыла торган стереотиплар бик күп. Менә аларның кайберләре:

1. Татар кухнясында ризыклар ит һәм камырдан гына тора.

«Түбәтәй» хезмәткәрләре 4 ел дәвамында заманча татар кухнясын барлыкка китерү һәм моның киресен исбатлау өстендә эш алып бара. Монда төрле ризыкка өстенлек бирүче кешеләр үзләренә ошаганны таба ала. Һәр көнне тәкъдим итәргә мөмкин булган файдалы ашлар, салатлар, кыстыбургерлар турында әйтеп тә торасы юк.

2. Хәләл ризык мөселманнар өчен генә.

«Хәләл» төшенчәсе ашамлыкта дуңгыз ите булмавын гына аңлатмый. Бу сүз, беренче чиратта, ризыкның югары сыйфаты, натураль булуы турында сөйли. Әлеге төшенчә шулай ук бизнес алып барудагы гаделлекне һәм коллективта бер-береңә булган хөрмәтне дә үз эченә ала.

3. Күпләр татарларны саран дип, саный. Бу алай түгел.

«Түбәтәй» рестораннарында еш кына хәйрия чаралары үтә. Рамазан аенда алар күпләрне түләүсез кабул итте. Шулай ук аларның «Күңел биреп яшә” (“Живи душой”) дигән төп изге акцияләре турында да онытмаска кирәк. Ул һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килә. Бу изге гамәлләр ресторан кунаклары белән бергәләшеп башкарыла. Юмарт булганыгыз өчен дусларыбыз без сезгә рәхмәтлебез!

❗14 ИЮНЬ “ТҮБӘТӘЙ”  СЕЗНЕ – КРЕМЛЬ УРАМЫ 21 ЙОРТКА ҺӘМ БАУМАН УРАМЫ 47 ЙОРТТА УРНАШКАН РЕСТОРАННАРЫНА ТУГАН КӨННЕ БЕРГӘЛӘП БӘЙРӘМ ИТӘРГӘ ЧАКЫРА!

14 ИЮНЬНЕ УЗАЧАК ЧАРАЛАР ИСЕМЛЕГЕ:

9:30-11:00 – Кремль урамы, 21 – “4 ел дәвамында татарлар һәм татар кухнясы турында стереотипларны җимерәбез” дигән темага иртәнге бизнес-аш.

10:00-11:00 – Бауман урамы, 47 – өчпочмак пешерү буенча балалар мастер-классы. Мастер-класс билетыннан җыелган акчалар хәйриягә кулланылачак. Бу “Күңел биреп яшә” (“Живи душой”) хәйрия акциясе буларак үткәрелә.

16:00-17:00 – Бауман урамы, 47 – Яңа меню презентациясе. Ризыкларны ашап карап та булачак. Дегустация көтелә. Кунаклар белән яңа менюдагы кыстыбургерларны әзерлиячәкләр.

17:00-20:00 – һәр ике ресторанда да балалар өчен анимация эшлиячәк.

18:00-20:00 – Бауман урамы, 47 – Күңел ачу программасы: җырлар, биюләр – барысы да без яратканча булачак.

❗БӘЙРӘМ КӨННЕ ЯҢА КЫСТЫБУРГЕРЛАР 99 СУМ ГЫНА ТОРАЧАК! “ТҮБӘТӘЙ”ДӘГЕ ЯҢА РИЗЫКЛАРДАН АВЫЗ ИТӘРГӘ АШЫГЫГЫЗ!!!

 

 

Мәгълүмат Тюбетей | Түбәтәй | Tubatay Вконтакте битеннән

Бәйле