«КАРАШ» төркеменә бишенче кеше нигә кирәк булган? [видео]

-- Гузель

//Tatar today//

Күптән түгел «КАРАШ» төркемендә бишенче кешегә кастинг игълан ителүе хакында язган идек. Шушы көннәрдә әлеге кастинг төгәлләнгән һәм 3 егет сайлап алынган. Шул 3 егетнең берсе  генә төркемгә эләгәчәк, аңа кадәр аларның имтиханнар тапшырасылары, төркемгә туры килүләрен дәлиллиселәре бар. «КАРАШ» төркеменә ни өчен бишенче кеше кирәк булган соң? Кастингта ничә кеше катнашкан? Төркемнең алга таба юнәлеше нинди?  Бу хакта “ПРОДВИЖЕНИЕ” иҗат студиясенең җитәкчесе Айназ Нагимова белән аралаштык.

— Айназ Илсуровна, «КАРАШ» төркемендә бишенче кешегә ихтыяҗ каян барлыкка килде?

— “ПРОДВИЖЕНИЕ” иҗат студясенең җитәкчеләре төркем җыю карарына килгәндә үк, составта 5 кеше булуын теләделәр. Ләкин төркем бергә дәресләргә йөрү, чыгыш ясау белән генә тәмамланмый. Анда бер-береңне аңлау, ишетү, бер-берең белән бер дулкында булу, карашлар уртак булу мөһим. Шуңа күрә барлык килгән егетләр арасыннан бер-берсен тулыландырып торган, һәр кайсысы аерым вазыйфалар башкарган егетләрдән төркем җыелды.

Нәтиҗәдә төркем 4 кешелек булды. Әммә хореография ягыннан бу бик уңайлы түгел, чөнки җөп санлы состав белән бию перестроениеләргә, геометрик рәсемнәргә бай булмый. Бию белән шөгыльләнгәннәр моны аңларлар. Киләчәктә төркемнең чыгышларын, номерларын баету теләге белән әлеге кастинг игълан ителде. Бишенче кеше булу-булмавын вакыт күрсәтер, чөнки монда бик күп аспекталар бар. Әлбәттә, җырлый белү, бию ягыннан сәләте булулары мөһим. Шуңа өстәп, “командный игрок” кирәк. Төркемнең инде үз атмосферасы, үз кагыйдәләре, “приколлары” бар, яңа катнашучы бу атмосфераны тулыландырырга яисә, киресенчә, бозарга мөмкин. Шуңа күрә бишенче катнашучыны сайлауга без бик җаваплы карыйбыз. Егетләр бу процесста үзләре дә катнаша.

— Бу кастингта катнашу өчен ничә кешедән материал кабул ителде?

— Егермегә якын анкета кабул ителде. Иң кызыгы — анкеталар җибәрүчеләр арасында кызлар да бар иде. Кабул ителгән анкеталардан 7 кешене сайлап алып, шәхсән очрашуга, әңгәмәгә чакырдык. Шул әңгәмә нәтиҗәләре буенча 3 егетне җыр һәм бию (аеруча бию) дәресләренә чакырдык. Дәресләр июнь ахырында башлана. Аннары егетләргә “КАРАШ”лар тапшырган имтиханнарны тапшырырга туры киләчәк. Шул имтихан нәтиҗәләре кем төркемдә бишенче булачагын билгеләячәк.

—  «КАРАШ» алга таба ниндирәк юнәлештә эшләячәк?

— Төркемнең төп максаты — заманча популяр музыка аркылы балаларда, яшьләрдә татар теленә карата кызыксыну уяту. Әкренләп, төпле адымнар белән алар бу зур максатка илтүче юлны башладылар. Кайда гына чыгыш ясамасыннан, яшьләр аларны җылы каршылыйлар, дәррәү күтәреп алалар. Бу, әлбәттә, куандыра. Димәк мондый форматагы музыка яшьләргә кирәк, аларга мондый җырларны тыңлау, чыгышларны карау ошый. Соңгы арада “Без татарча сөйләшмибез, ләкин сезнең җырлар татар сүзләрен аерырыга өйрәтте, аерым-аерым сүзләрне аңлый башладык” дигән комментарийлар ешайды. Шулай ук директка “Бу җырда нинди сүзләр, аңлатыгыз әле” дип тә язалар. Бу иң мөһиме, иң куандырганы.

Төркемнең барлыкка килүенә әле 5 ай гына һәм егетләрнең сүзләре буенча, бу кыска арада барлыкка килгән нәтиҗәләр аларны “канатландыра”. Егетләр алга таба да шул юнәлештә эшләвен дәвам итәчәкләр.

Ә инде якын арадагы планнарга килгәндә, белүегезчә, егетләр җырларының сүзләрен үзләре язалар. Чыгышлардан, репетицияләрдән тыш, әлеге вакытта алар бар вакытларын җырлар иҗат итүгә багышлыйлар. Булачак альбом концепциясен алар үзләре уйлап таптылар һәм әлеге концепцияга туры килердәй җырлар өстендә эшлиләр.

— «КАРАШ»ның остазлары, рухландыручылары кемнәр?

— Егетләрнең остазларын, тренерларын КАРАШ-реалитиның чыгышларын карап беләргә мөмкин. Барлык чыгышлар егетләрнең YouTube каналында бар.

Ә аларны рухландыручылар, илһамландыручылар ул, әлбәттә, аларның тыңлаучылары. Чыгыштан соң килеп, фотога төшүчеләр, “рәхмәт” диючеләр, директка язучылар. Алар үзләре һәр чыгыштан тагы да ныгырак дәртләнеп, янып кайталар. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып егетләргә җылы сүз язган, әйткән һәр
кешегә командабыз исеменнән рәхмәтләребезне белдерәбез!

 

 

Бәйле