Машинасын сатырга китеп үлгән хатынның кечкенә баласы кала. Үтерүче кем? [фото]

Екатеринбургта, Audi Q5 автомобилен сатканда югалган 27 яшьлек Ксения Каторгинаны үтерү эше буенча, Чиләбедән 42 яшьлек таксист Марат Әхмәтвәлиевны тоткарлаганнар, дип хәбәр итә «74.ру» порталы. Ксения Каторгинаның 9 яшьлек кызы калган.

 

Тоткарланучының  апасы Гөлнара биргән интервьюсында ул инде бер ай туганнары белән элемтәгә чыкмый, дип сөйләгән. Аның мәгълүматлары буенча, 9 сентябрьдән алар туганын күрми һәм хәтта хокук саклау органнарына кеше югалу турында белдергән.

Урал башкаласының бер районында булган тикшерү эшләреннән алынган фотоларны күреп, Әхмәтвәлиеваның апасы энесенең исән булуына сөенеп елый.

 

РФ Җинаять кодексының «кеше үтерү» маддәсе буенча эшне тикшерү дәвам итә.

Чыганак “МК”

фото: Соцсети
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий