Ишембайда ике хатын киллер яллаган

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә ике хатын кеше гомерләренә кул сузарга тырышуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның августында ике хатын киллер ялларга булган. Алар, моңа кадәр хөкем ителгән бер кешегә барып, аннан берсенең иренең таныш хатынын һәм аның баласын үтерүен сораганнар. Алар алдан ук  җинаятьнең берничә вариантын планлаштырган.

Киллерга  250 мең сум акча тәкъдим иткәннәр. Әмма ир полициягә мөрәҗәгать иткән һәм барысын да сөйләп биргән. Хатыннарны акча тапшырганда тоткарлаганнар.

Катнашу роленә һәм дәрәҗәсенә карап, алар «ике кешене, шул исәптән кече яшьтәге баланы, яллап үтерергә ниятләү»дә  гаепләнә. Хатыннар үз гаепләрен өлешчә таныган.

Җинаять эше Ишембай шәһәр судына җибәреләчәк.

Чыганак "Кызыл таң"


Бәйле