2019 елның 19 октябрендә төнлә Курагин районының Щетинкино бистәсеннән ерак түгел алтын табу руднигы территориясендә урнашкан Сейба елгасында технологик дамба өзелгән. Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлакәт нәтиҗәсендә 15 кеше үлгән, 14 кеше медицина оешмаларына салынган.
Җинаять эшен тикшерү кысаларында Курагин районында Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре тарафыннан «Сисим» җәгыятенең алтын табу предприятиесе директоры, тау участогы начальнигы һәм мастеры кулга алынган. Сорау алу өчен алар Красноярск шәһәренә китерелгән, анда алар белән хәзер тикшерүчеләр эшли.
Алтын табучы оешма офисында тентүләр үткәрелгән, техник һәм финанс документлары алынган. Өстенлекле версия буларак, башкалар белән беррәттән, тикшерү алтын табучы эшләр башкарганда закон бозуларны да карый.
Чыганак “Тикшерү комитеты” сайты