Марат Яруллин & Ринат Рәхмәтуллин арасы нинди конфлик була яза? «Чакыр гына мине» җыры кемнеке? [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы-актер, автор-башкаручы, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар егете Марат Яруллин танылган җырчы Ринат Рәхматуллин белән хезмәттәшлеге турында сөйләде һәм аның белән булган аңлашылмаучанлыкка ачыклык кертте. Шулай ук җырчы татар эстрадасында сыйфат ягына зур өстенлек бирелергә тиешлеге хакында да сөйләде.

– Татар эстрадасын беләсеңме? Синеңчә, татар эстрадасында кемнәр популяр?

– Мин барысы белән дә таныш диярлек. Популяр җырчылар дип Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Ринат Рәхмәтуллинны саныйм.

– Сезнең Ринат Рәхмәтуллин белән арагызда нәрсә булып алды ул ?

– Ринат абый 2018 елда Мәскәүдә үзенең концерты белән килгән иде. Миңа Рәсимә апа шалтыратты һәм Ринат Рахматуллинның концертында чыгыш ясарга чакырды. Аннан соң без Ринат абый белән элемтәгә кердек, ул миңа үз репертуарыннан җыр җырларга тәкъдим итте. Мин “Чакыр гына” җырын үземнең аранжировка белән җырладым. Халыкка әлеге җыр минем башкаруымда бик ошады. Шуннан соң Ринат абыйдан бу җырны җырларга рөхсәт сорадым, ул ризалашты. Татарча газета бу турыда язып чыгып, аңлашылмаучанлыклар аркасында бу хәл болганчыкка әйләнеп бетте. Мине Ринат Рахматуллинның җыры белән популяр булырга теләгән, дигән эчтәлектәге язма чыккан иде. Халык фикере икегә аерылды. Кемдер «җырласын, талантлы егет» дисә, кемдер «юк, болай ярамый бит» диде. Ләкин бу аңлашылмаучанлыкларга ачыклык кертелде. Хәзер без дуслар.

– Ничек уйлыйсың, татар эстрадасы кайсы юнәлештә үсәргә тиеш?

– Татар җырларында кешенең күңеле булырга тиеш. Мин татар эстрадасына үзгәрешләр кирәк дип әйтә алмыйм. Ләкин дизайн, клип, концертлар сыйфатлы булырга тиеш. Вакыт бер урында гына тормый, алга бара. Минем татар җырларын башка халыкларга да танытырга теләгем бар. Мәсәлән, инглиз телендәге җырларны тыңлыйбыз бит.

– Ә татар җырларын шулай танытыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк, синеңчә?

– Минемчә, кайсыбер очракларда бераз кыю да булырга кирәк.

– Син үзеңне шундый дип саныйсыңмы?

–  Мин үземне кыю түгел дип әйтмәс идем. Мәсәлән, «Ләйлә» җырына төшерелгән клип турында фикерләр күп яңгырады. Әлеге клипны «бик әйбәт килеп чыккан, татар эстрадасына тагын шундый клиплар кирәк», диючеләр дә, шулай ук «татар клибы мондый булмый», дигән фикердә торучылар да булды.

https://www.instagram.com/p/B4QBFQlCeDn/

 

 

Бәйле