«Бу, ялган хәбәр тарату» — хәрбиләр Рамил Шәмсетдинов сүзләренә җавап кайтара

Оборона министрлыгы Рамил Шәмсетдиновның үз гамәлләрен аны көчләү  белән янауга бәйләп  аңлатуы турында Baza телеграмм каналы ялган хәбәр таратуы хакында белдерде.

«Янәсе, телеграмм каналларның берсе тараткан,  узган гасырның 90 нчы елларыннан калган телдә язылган,  Байкал артындагы хәрби частьтә булган тәртипләрне тасвирлаучы хәбәр -абсолют ялган. Мәгълүмат  таратуның  максаты — авыр җинаятьне тикшерү барышына йогынты ясарга чираттагы омтылыш», диелә ведомство хәбәрендә.

Оборона министрлыгында шулай ук «интернет-ресурс бастырган төрмә жаргонындагы тоткыннарның хәрби часть хәрби хезмәткәрләре арасында булган камера эчендәге мөнәсәбәтләрнең иң пычрак аспектларын искә алып, бирелгән цитаталар — фаҗиганең чынбарлыктагы күренешен беренче генә үзгәртеп  күрсәтергә маташу түгел дип», дип белдерәләр, ди //Вечерняя Казань//

Берничә көн алдан Рамилнең әтисе сүзләрен сайтка бастырган иде. 
Тулырак -> 8 кеше үтерүдә гаепләнүче Рамил белән әтисе очраша: «Мыскыллауга түзмәгән» [видео] | Tatar Today — татар яңалыклары.

 

Бәйле