Шәһәр читендәге бакчабыздагы күрше участокны Уфадан дистә еллар элек Рәзимә исемле апа сатып алды. Сигез сутыйлы бакчага ул үзенчә җан өрде, куакларны, үсентеләрне яңартты. Бакча уртасына җыйнак кына йорт төзетте. Күз явын алырдай чәчәкләр үстерә башлады. Сирәк булса да, бакчага ире дә килгәли иде. Бүген гүр иясе инде. Яңа күршеләребезнең ике улының берсе бакчада берничә тапкыр гына күренеп калды. Кечесенең бакчага берничә тапкыр салмыш дусларын алып килеп, кәеф-сафа корганын күрдек.
Өлкән улы — хроник алкоголик. Ул бик яшьли эчкечелек сазлыгына баткан, бүген аның кайдалыгын да белүче юк. Рәзимә апа аның турында сөйләргә яратмый, чөнки аны аек тормышка кайтарырга тырышулары бушка булган. Кыскасы, бу дөньяда 45 ел яшәгән улының әнисенә бер тиенлек тә файдасы тимәгән. Төпчеге Рома, бүген 40 яшьлек ир, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган. Төзелеш техникумында белем алган. Яхшы гына эшкә урнашкан булган, тик озак эшли алмаган. Бүген ул да юлдан язган эчкече. Әнисе заманында, барлык акчасын җыеп, улына җиңел машина да алып биргән. Ә ул аны хәмергә алыштырган. Бүген Рәзимә апа төпчегенең дипломындагы бишле билгеләренә генә сөенә ала. Менә дистә ел инде Рәзимә апа, аркасына биштәрен асып, иртә яздан бакчага килә. Ун ел буе без, күршеләре, бер үк сүзләрне тыңларга мәҗбүрбез. Уфадан электричкада берничә сәгатькә генә килеп, йөгерә-йөгерә су сибә, чүп утый, я җиләк-җимеш җыя да апабыз яшен тизлегендә җыенып кайтып та китә. Ашыгуының сәбәбе — төпчегенең бертуктаусыз кесә телефоныннан шалтыратуы. Баксаң, бакчага киткәндә Рәзимә апа улына бер шешә перцовка биреп китә икән. Улы айныганчы ана бакчада барлык эшләрен тәмамларга тиеш була. Әгәр ул тоткарланса, сөйләшүләре хәтта безгә дә ишетелә, чөнки телефонның теге очында башы авыртып уянган улы тагын эчәргә таптыра, биш минуттан өстәлдә шешә булмаса, ишекне ватып, кулга эләккән бар нәрсәне урамга алып чыгып сатам, дип яный. Сиксән яше белән баручы Рәзимә апа елый-елый улына ялына, алай эшләмәвен үтенә. Эше күп булып, онытылып киткән чакларында сервант ачкычының кайда икәнлеген, анда запас шешә барлыгын әйтә. “Улым, хәзер кайтырга чыгам, озакламый өйдә булам, зинһар өчен бернәрсәне дә ватма, сатма, шешә алып керермен”… Шушы һәм башка тагын әллә нинди ялваруларны инде без, күршеләре, ятлап бетердек. Ничек кенә булмасын, бакча күршеләре Рәзимә апага нинди генә киңәшләр биреп карамады, әмма ана өчен бала бала булып кала икән шул. Күршеләрнең кайберләре Рәзимә апаны барлы-юклы пенсиясенә улына үзе аракы сатып алуда гаепли, икенчеләре аракы сораганда бернәрсә дә бирмәвен үтенеп сорый. Башы авыртыр да бер туктар, диючеләр дә бар. Инде бөкрәйгән әбинең, улыма авыз иттерим әле дип чиләк-чиләк җиләк, чия, слива җыюын күреп, безнең дә йөрәк сыкрап куя. Ә бит уңган ана пешеренергә дә бик оста. Иртүк торып коймаклар, камыр ашлары пешерә. Бәлки, таба исенә улы уянып, иртәнге чәйгә аш-су бүлмәсенә чыгар. Анасының коймакларын мактап ашар да, әйдә, әни, бакчага киттек, дип әйтер. Бәлки, бүгеннән эчүемне ташлыйм, эшкә урнашачакмын дияр. Бу сүзләрне бүген Рәзимә апа хыялында гына ишетеп яши. Юк шул, коймаклар да өстәлдә өелгән килеш кала, чөнки Рәзимә апаның тамагына күптән инде аш үтми. Балалары белән бергәләп бәхетле гомер кичерүне теләп Ходайга күпме ялварса да, аны ишетүче генә юк. Әнә, бүген дә кошларга, этләргә, песиләргә күпме ризык төяп килгән. Һәрберсен иркәләп, сөеп ашата, үзенең күзләреннән яшь тама. Сиксәнне куучы күрше әби төпчегенә килен дә эзләп карады, гаиләсе булса айныр, дип өметләнде. Улын халык медицинасы, төрле дарулар белән дә дәвалап карады, тик файдасы гына тимәде. Дистә ел буе айнымаган улларының бүген килеп айнуларына ышанмый инде Рәзимә әби. Рәзимә әбигә, сиңа бакча нигә кирәк, сатып җибәр, дип киңәш бирүчеләр дә булды. Тик, Рома җиләк ярата, Рома алма кайнатмасы ярата… Исерек улының авызы җиләк тәмен сизәрлек хәлдә микән соң, әллә аны аракы артыннан закуска итеп кенә кабамы? …Менә тагын телефон шалтырый. Рәзимә әби, аксый-аксый, телефонга йөгерә. Янә үзәк өзгеч тавыш: “Аракы кирәк. Баш авырта. Ишекне ватам…” Рәзимә әби янә электричкага чаба. Я, Хода, күпме түзәр ана йөрәге бу хәлләргә… .
Альбина ГАЛИЕВА.