Карлар да бетә инде,
Язлар да җитә инде.
Кар суларына кушылып
Гомер дә үтә инде.
Каршына чыксаң иде,
Кулыңны сузсаң иде.
Барган җиреннән гомерне
Туктатып торсаң иде.
Тукталып торсын иде,
Җәлләгән булсын иде;
Бөтенләй туктамаса да,
Әкренләп узсын иде.
Язгы тамчылар тамганны
Бергә санашсын иде;
Узам дигән чакта гына
Юлын адашсын иде.
Карлар да бетә инде,
Язлар да җитә инде.
Кар сулары кебек йөгереп
Гомерләр үтә инде…
Шамсия Жигангирова
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

СВОда хәбәрсез югалганнарның балалары өчен яңалык бар
Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, хәбәрсез югалган хәрбиләрнең балалары өчен түләүләрне озайтканнар. Хәзер аларның
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

СВОдан өч улын көтүче ана: «Алар бармаса, кем барыр иде!»
Тәтеш районының Бәйрәш авылында гомер итүче Гөлфирә Нотфуллина махсус хәрби операциядән өч улын көтә. Бер-берсеннән
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Биш яшьлек малай ишегалдындагы чокырда батып үлгән
25 майда Пенза өлкәсендәге Пачелма бистәсендә 5 яшьлек малай һәлак булган. Гадәттән тыш хәл турында
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Сөйгән егетем сеңлемә өйләнә
Кече сеңлемә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Кем икәнен белсәгез Ул – минем элеккеге сөйгән егетем!