«Ерак калдың — үткән көннәрдә. Онытты дип ләкин тиргәмә»

Ерак калдың — үткән көннәрдә.
Онытты дип ләкин тиргәмә,
Йөрәгемдә саклыйм төсеңне,
Үзем белән йөртәм гел сине.

Яшьлекне соң онытып буламы!
Кояш сыман, инде дөньямны
Җылытса да күптән бүтәннәр,
Яктылыгын җуймый үткәннәр.

Шундый көннәр була, күрсәнә,
Күктә кояш янып торса да,
Шул ук күктә моңсу ай кала, —
Төн сердәше көндез җай таба.

Ул комачау итми кемгә дә.
Онытты дип, дустым, тиргәмә.


Әхсән Баян

Бәйле