«Ә мин сыныйм акыл белән хисне»

Синең куллар белән минем куллар,
синең юллар белән минем юллар
очрашса да, бергә үрелмәс,
“Саумы” диеп кемнәр кул бирмәс.

Ә мин кулым бирәм син сузганда,
Ә мин өнсез булам син узганда,
Йөрешләрең әллә тылсымлы.
Очрашулар безнең бик соңмы?

Үзем кулым алам кулларыңнан,
үзем күзем алмыйм юлларыңнан,
булыр төсле берәр могҗиза.
Көн артыннан шулай көн уза.

Ә мин сыныйм акыл белән хисне.
Баскан җирдә карлар эрер төсле…
Йөрәк каты тибә, тиз эремəс.
Күзләреңә туры карасам да,
эчләремдә утлар кайнаса да,
кулым салкын булыр,
сиздермәс.


Саҗидә Сөләйманова

Бәйле