- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Эзләдем дә таптым сине —
каршыңда басып торам.
Ник эзләдең, дип сорама,
ничек таптың, дип сора.
Талпынган чакта йөрәк,
барлык-барлык тылсымчыдан
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк!
Киез Каз юлларында мин
адашам диеп торам.
Ник алдың, диеп сорама,
Ничек кайттың, дип сора.
Талпынган чакта йөрәк
барлык-барлык тылсымчыдан
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк!
Йолдызлардан нур алганда
янып үләм дип торам.
Ник алдың, диеп сорама,
ничек түздең, дип сора.
Талпынган чакта йөрәк,
барлык-барлык тылсымчыдан
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк,
гашыйк кеше көчлерәк!
Ренат Харис
–
–