Акыллы сүзләр эзләмә,
табып, җилгә таратма —
ни дә булса сөйлә генә —
тавышыңны яратам!
Мин аңларлык хәлдә түгел…
Күзләремә кара да,
сөйлә,
сөйлә,
сөйлә генә —
тавышыңны яратам!
Назлы сүзләр дә эзләмә,
ялкын өрмә ярама —
ни дә булса сөйлә генә —
тавышыңны яратам.
Тынычландырма да мине —
күз яшемне яңартма…
Сөйлә,
сөйлә,
сөйлә генә —
тавышыңны яратам!
Ренат Харис
–
–