“Йөрәген кимереп көн иткән шайтан канына агу өстәп торды»”

Ире белән аерылганнан соң, егерме ел үткәч, балаларыннан авыр сүз ишетү Хәтирә ханымга йөрәгенә үткен хәнҗәр белән кадаган кебек булды.
— Әтинең безне ташлап китүенә үзең гаепле, синең көнләшүең аркасында мин әтисез үстем, апаларга да җиңел булмады. Әнә әти икенче хатыны белән ничек әйбәт итеп яшәде, ике үги улын кеше итте, 50 яшендә яшь әти булды. Ә син?
Улы Булат, район сабантуеннан әтисе белән күрешеп кайткач, әнә шулай битәрләде әнисен. Әллә бераз гына сыра эчүдән, әллә әтисен күреп сөйләшүдән бик нык ярсыган иде ул. Кызлары Әлфия белән Гөлфия дә Булатны җөпләгәндәй, әниләрен яклап бер сүз дә дәшмәде.
…Курсташы, сөйгән яры Марат туй турында сүз кузгатканда Хәтирә медицина институтын тәмамлау алдында тора иде. Нишләп каршы булсын инде җиткән кыз?! Әниләрем нәрсә әйтер, дип юри генә ялындырган булды да шундук ризалашты, сөйгәненә ныграк сыенды. Уку алдынгысы, булачак хирург Маратны үзенә карата алуына чиксез шат иде ул. Чөнки институтта чибәр кызлар күп, ә менә Марат үзенә гашыйк булучылар байтак икәнен сизеп торса да, авыл кызы Хәтирәне сайлады. Хәтирә кара күзле, кара чәчле, тыгыз тәнле кыз. Эшкә уңган, телгә оста, укуда да сынатмады, аның яхшы табиб булачагы көн кебек ачык иде.
Ике районны гөр китереп туй ясады алар. Маратны күргәч, Хәтирәнең авылдашлары аһ итте. Вәт, ичмасам, Габдулла кызы булдырган, пәһлеван кебек егетне эләктергән бит! Җитмәсә, хирург икән, бер курста укыганнар, дип тел шартлатты күпләр. Институт тәмамлаган белгеч буларак, кияү Ватан алдында бурычын үтәргә тиеш иде. Гаиләле офицерларга армиядә начар шартлар тудырмыйлар. Хәтирәләр дә Украинада хәрби округта рәхәтләнеп яшәде. Бер ел үтүгә, кызлары Әлфия дөньяга килде. Хәрби табиб Марат һәм булачак терапевт Хәтирә кызларын туган көненнән алып икәүләп бик яратып, китап таләпләренә туры китереп бактылар.
Хәтирә үзе дә гел Маратның игътибарын, җылы карашын, мәхәббәтен тоеп яшәде. Тыныч холыклы, йорт эшләренә бервакытта да иренмәгән Марат хатынының кәефен бервакытта да кырмаска тырышты, аның сүзеннән чыкмады, бер-берсенә иптәш тә, сердәш тә булды алар.
Хәрби хезмәт срогы бетүгә, Маратның нефтьчеләр поселогында яшәүче әти-әнисе улыбыз гаиләсен алып үзебезнең янга кайта дип бик өметләнсә дә, Хәтирә ирен ияртеп үз районына кайтып эшкә урнашу ягын карады. Аларга шундук фатир бирделәр, икесен дә район җире өчен көтеп алынган кадерле белгеч иде. Маратны шундук бүлек мөдире, берничә ел үтүгә дәваханәнең баш табибы итеп үрләттеләр. Терапевт буларак тиз абруй казанып өлгергән Хәтирә икенче кызын — Гөлфияне дөньяга китерде. Әлфия инде күптән балалар бакчасына йөри. Әтисе бигрәк ярата аны. Туганыннан алып үзе коендыра, балалар бакчасыннан үзе ала торган булды. Гөлфия туу шатлык өстенә шатлык өстәде. Марат эштән арып кайтуын да онытып, кичләр буе гел кызлары белән мәш килде. Бөтен эшкә оста Хәтирә йорт-җирне дә чиста тотты, ашарга да менә дигән итеп төрлесеннән әзерләде. Тик менә инде вакытлыча дәваханә коллективыннан читләшеп, тагын да декрет ялында утырырга туры килү генә гел эчен кырып торды аның. Бигрәк тә 23 февраль, 8 март кебек бәйрәм вакытларында Маратның бәйрәм табынында катнашуына җене котыра торган булды.
— Гел катнашмый булдыра алмыйм, мин бит табиб кына түгел, җитәкче кеше, алай ярамый, — дип тынычландырырга тырышса да, Хәтирәнең күңеленә кереп үрчи башлаган көнчелек корты яшь хатынга тынгылык бирмәде. Ул даими рәвештә бер сәбәпсез иренең кабинетына шалтырата торган булды. Берәр хәйлә табып, вакытлы-вакытсыз өенә кайтып килергә мәҗбүр итте.
Хирургия бүлеге мөдире булып эшләгәндә Маратка тәүлек буе дежур итәргә, авыр чирлеләр барында бик соңарып кайтырга туры килде. Чөнки еш кына көтелмәгән операцияләр килеп чыга, яки авыруларның хәле начараеп китә. Беркөнне ире дәваханәдә тоткарланганга эче пошып, Хәтирә кат-кат аның эш бүлмәсенә шалтыратты, ләкин телефон трубкасын алучы булмады. Димәк, монда ниндидер хәл бар, мөгаен, Марат берәр җирдә күңел ачып йөридер, ә бәлки берәр нечкәбилне тапкандыр, дип үртәде яшь хатынның эченә кереп урнашырга өлгергән көнчелек шайтаны. Хәтирә калтыранган куллары белән ординаторскийның номерын кат-кат җыйды, ләкин шиген юкка чыгарырлык җавап таба алмады. Туктале, поликлиникага шалтыратып алыйм, Марат көндезләрен шунда эшли ич, дигән уй яшен сыман сызып үтте. Инде чыгырыннан чыга язган хатын поликлиникадагы хирургия кабинеты номерын җыйды.
— Алло… хи-хи-хи, хәзер җаным, ә шампанскиймы? Ә кем нас беспокоит? — дигән хатын-кыз тавышыннан Хәтирә өнсез калды.
Димәк, аның ире, иң ышанычлы кешесе, балаларының әтисе, эштәмен дип алдап, поликлиникада хатын-кызлар белән кәеф-сафа корып утыра!
Хәтирә тиз генә өстенә элде дә, бишектә йокыдан уянып елап җибәргән баласына да игътибар итмичә, дәваханәгә йөгерде. Яңгыр пыскаклап торган караңгылык та, якында гына абалап өргән этләр дә куркытмады аны. Менә бер такта башына абынып, тайгак юлга барып төште ул. Тезе бик нык авыртканын, терсәге сыдырылганын да сизмәде. Бераз өс-башын каккалады да тагын йөгерде.
Яшь хатынның инде йөрәгенә кереп урнашкан һәм үз теләгенә ирешә барган көнчелек шайтаны тантана итә иде ул мизгелләрдә.
— Чиста суга чыгарам мин сине, адәм актыгы. Ялганчылыгың дөньяга фаш булачак. Шикләнүем юкка булмаган икән. Белгән идем мин аны, сизгән идем, — дип, яшенә төелә-төелә, такмаклады ул.
Поликлиника тәрәзәләрендә ут булмагач, Хәтирә ординаторскийга Марат утырган бүлмәгә атылып килеп керде. Аны бу кыяфәттә күреп ир өнсез калды.
— Әллә балаларга берәр нәрсә булдымы? — дип куркынып торып басты ул урыныннан.
— Ә-ә-ә, бая гына поликлиникада кем гөрләп утырды, кемнәр белән идең син анда, нинди исерек хатыннар иде ул? — дип зәһәрләнде хатын.
Марат берни аңламады. Чөнки әлеге мизгелдә аның башында фәкать операция кичереп, һаман да наркозыннан айный алмаган авыру иде.
Өйгә кайткач, кичен поликлиникада беркем дә калмавын, Марат гел авыру янында булуын көнчелек шайтаны исбат итәргә ирек бирмәде. Шул көннән башлап ир белән хатын арасында ызгыш-талаш чыгарып, симереп, кинәнеп яши бирде ул.
Район җирендә гаиләдәге хәлләрне кешедән озак яшереп булмый. “Бик җәфаланасың, брат, йөреп күрсәт син аңа, күңелең басылыр, ичмасам”, дип киңәш бирде кайберәүләр Маратка. Ир кеше үч итеп мондый юлга баргандырмы, юктырмы, хатыны күзенә ул гел хыянәтче булып күренде, яшьрәк шәфкать туташлары барысы да аның потенциаль сөяркәләре сурәтендә булды.
— Инде ике кызың үсеп килә, иреңне башка хатын-кызлардан куркытсаң, тагын берәр бала тап, малай булса бигрәк тә яхшы була. Өч балалы ирнең кемгә кирәге бар? — дип киңәш бирде күрше карчыгы Хәтирәгә.
Булат дөньяга килгәч, Маратның башы күккә тиде. Хәтирәнең элекке көнләшүләрен, авыр сүзләрен бөтенләй онытты ул. Эштән өйләренә очып кайтты, киеренке вакытларда да сәгать саен шалтыратып балаларының хәлен сорашты. Бары тик озакка сузылган операция вакытларында гына тавышы килмәде әти кешенең.
Ләкин Хәтирәнең йөрәгенә моннан ун еллап элек кергән көнчелек шайтаны баш бирергә уйламады. Бала табу йортында ятканда ире бүтән хатын-кызга өйләнергә йөри, имеш, дип, саташып, кара тиргә батып уянды ул. Шунда ук ярсып, шәфкать туташлары аркылы ирен чакыртып китерде. Бала табу йортын шаккатырып истерика күтәрде. Марат хатынының болай кылануын тулгак стрессы синдромы гына дип уйласа да, нык ялгышты. Дәваханәдә яки транспортта тоткарлану, урамда берәр хатын-кызның баш кагып исәнләшеп китүе кат-кат Маратның “хыянәтче” икәнлеген искә төшереп торды.
Тиздән алар шәһәргә күченеп киттеләр. Барысы да артта калды. Хәтирәнең күзенә җен булып күренгән чибәр район табибәләре, яшь шәфкать туташлары еракта инде. Тик теге көнчелек шайтаны гына өч балалы гаиләнең канын суырудан туктамады.
Шәһәрдә дәваханә зур, хатын-кызлар тагын да күбрәк. Беренчеләрдән булып УЗИ аппаратында эшләү ысулын өйрәнгән Хәтирә үзе дә көне-төне дәваханәдә. Марат балаларны гел карашып, гаилә мәшәкатьләрен бергәләп тарткач, эш авыр түгел аңа. Аннан соң УЗИ бит ул керемле эш. Түләүле хезмәт күрсәтүдән процентлар бара, күпләр акчаны кассага түләми, халат кесәсенә генә кыстырып китә. Тәҗрибәле хирург Маратның да абруе үскәннән-үсә. Иң зур түрәләргә операция ясауны фәкать аңа ышанып тапшыралар. Шуңа күрә дә фатирның да яхшысын бирделәр аларга. Мәктәпне медальгә тәмамлаган кызлар да бер-бер артлы югары белем алды, мәктәптә тик бишкә генә укыган уллары Булат та әти-әнисен уңышлары белән сөендерүдән туктамады. Җир шарының төрле почмакларында рәхәтләнеп ял итте, рәхәт кичте алар. Ләкин Хәтирәнең йөрәген кимереп көн иткән теге шайтан гына хатынның канына агу өстәп торды. “Әнә, күрәсеңме пляжда да, урамда да иреңнең күзе нәзек кызларда, син янында булмасаң, ул хәзер аларны кочагына алырга тора. Син күрмәгәндә ул башкаларныкы. Ул сиңа гомер буе хыянәт итте, ирең сине файдалана гына. Ни өчен син шушы мәсхәрәне күтәреп яшәргә тиеш? Син бит эшлекле хатын, үз тапканың үзеңә җитә. Син ул хәшәрәтне күрә алмыйсың… күрә алмыйсың”, — дип шайтан үз эшен эшләде.
— Аерылыйк, мин синең хыянәтләреңне берничек тә кичерә алмыйм. Син — саран эгоист, минем белән гаилә байлыгын таркатасың килмәгән өчен генә торасың, — диде бердәнбер көнне Хәтирә. Тәмам югалып калган ир хатынын тынычландыру максатыннан кылмаган гөнаһлары өчен дә, кыласылары өчен дә гафу үтенде. Гафу үтенү Хәтирәне ярсытты гына. Димәк, гомер буе хыянәт юлында йөрүе хак, димәк, шикләнүләр, янулар, чыгырдан чыгулар юкка булмаган.
Гаиләдә нинди генә авыр мизгелләр булмасын, хатынын, балаларын ташлап китү бервакытта да Маратның уена кереп карамады. Ходай аны илаһи сабырлык белән бүләкләгән иде. Еш кына ул үз-үзенә бикләнде. Хатынының көнләшүенә өйрәнеп тә бетте шикелле, хәтта әтиләренең “хыянәтче” икәнлеген балалар да таный башлады. Гаилә дуслары өчен беркайчан да чыгырыннан чыкмас ир күңеле ачылмас сер булып калды. “Неужели Марат шулай йөремтәл инде, бер дә андыйга охшамаган бит”, дип аптырашты алар. Үзенә тагылган “хыянәтче” ярлыгына күнгән ир, бәлки, Хәтирәдәге явыз шайтанга баш бирмичә һаман да яшәр иде. Ләкин бердәнбер көнне өйгә ярсып кайтып кергән хатын фатир ачкычын тартып алып, Маратны өйдән куып чыгарды. Ул төнне Марат дәваханәдә эш кабинетында кунды. Үзен ташландык эт итеп хис итте ул. Телефоннан өенә шалтыратып карады, аның белән берсе дә сөйләшергә теләмәде. “Гомер буе хатын-кыз белән чуалдың, “хыянәтче” исеменә лаек булдың, бер генә сыендырыр кешең дә юкмыни?” — дип мыскыллады ул үзен. Карт каен төбендә уйланып күпме торганын да сизмәде Марат. Аның өстенә шабырдап яңгыр яварга тотынды, яшен яшьнәде, күк күкрәде, ә ул тораташ кебек урыныннан кузгалмады.
— Исәнмесез, Марат, сез түгелме соң бу? — дигәнгә сискәнеп китте ул. Янәшәсендә авылдашы Алсу зонтик тотып басып тора иде.
Маратның якташына сер бирәсе килмәде. “Торам әле менә бер кешене көтеп. Каян җил ташлады, сез кайда хәзер?” — дип сүзне читкә борган булды.
Утны-суны кичкән, тормышның ачысын нык татыган, моннан күп еллар элек иреннән тол калып, балаларын ялгыз үстергән Алсу шушы ук шәһәрдә гомер итә икән. “Яңгыр астында нинди сәер кеше болай чыланып тора, дип, ныклап карамасам, танымаган да булыр идем, ни булды сезгә, әллә башыгызга берәр кайгы төштеме?” — дип сорады Алсу. Сүзгә сүз ялганды, башта сер биреп бетермәсәләр дә ике бәхетсез әнә шулай бер-берсенә кирәк икәнне аңлады.
Яңгырда чыланган, салкын җилдә калып өшегән, күшеккән мәче баласы итеп хис итте Марат үзен ул көнне. Соңыннан гомер буена: “Мине син тәмам таралып яткан чакта аяк астыннан җыеп алдың, корыттың, җылыттың, сыендырдың”, — дип язмышына рәхмәт укыды.
Янында кадерләүчесе булса да, үз балалары өчен гел йөрәге сыкрап торды Маратның. Акчалата ярдәм итәргә тырышса да әтиләрен кичермәде алар. Берсе дә күрешергә, сөйләшергә теләмәде. Ярый ла, 42сен тутырган Алсуы 50 яшьлек Маратка кечкенә кыз бүләк итте. Әнә шул Йолдыз яктыртты да инде алар тормышын.
Авыр хәлләргә инде 20 ел узган, тун тузган, дигәндәй, балалар да үсеп һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Бары тик Хәтирә генә үз гамәлләренә аклану эзләп гомер итте. Акчага бервакытта да интекмәде ул. УЗИда эшләп маяны да күп җыйган иде, улы Булат та керемле эштә, гел булышып тора. Ә менә бүген Сабантуйдан соң аяз көнне яшен суккандай булды аны. Күп сулар акканнан соң балалар гаепне аның өстенә ташлар дип көтмәгән иде ул. Хәлсезләнеп урын өстенә ауган Хәтирә балаларын янына чакырып китерде дә: “Кичер мине, Марат, кичерегез мине, балалар, бәхил булыгыз…” — дип мәңгелеккә күзләрен йомды. Мәрхүмәнең җаны белән бергә көн яктысына чыккан көнчелек шайтанының зур тантана мизгеле иде бу.

Язилә Сафина

Бәйле