«Таулар күрсәм, ни өчендер, җилкенә йөрәкләрем…»

Мин тауларны бик күп күрдем.
Күрдем бик биекләрен.
Таулар күрсәм, ни өчендер,
Җилкенә йөрәкләрем…

Кайсын үзем эзләп бардым,
Очрады каршыма да…
Кайсына җәяүләп мендем,
Кайсына — машинада…

Күрдем мин Балкан тауларын,
Хәтта Альп тауларын.
Мин ул Альп тауларының
Чирәмендә аунадым…

Араратларын да күрдем,
Күрдем Ирәндеген дә.
Ул тауларның горур сыны
Күз алдымда бүген дә.

Күрдем мин Каф тауларын да,
Күрдем Алатавын да.
Белмим, күрә алырмынмы
Ул тауларны тагын да…

Тартып торса да күңелне
Чит җирләрнең тау-ташы,
Минем өчен иң биек тау
Сөн буеның тау башы.


Роберт Миңнуллин

Бәйле