- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Су буенда – ап-ак казлар,
Урманнарда алтын яфрак,
Бакчаларда – татлы алма.
Әй син, Кешем!
Дөнья мәшәкате диеп,
Шул бәхетне күрми калма.
Ак каз кебек ап-ак күңелең,
Алтын яфрак кебек ярың,
Сөюегез – татлы алма.
Әй син, Кешем!
Дөнья мәшәкате диеп,
Шул ләззәтне тоймый калма.
…Үтеп бара ап-ак гомер.
Узган еллар – алтын яфрак.
Алдагысы – татлы алма!
Әй син, кешем!
Дөнья мәшәкате диеп,
Гомер кадерен белми калма!
Шәмсия Җиһангирова