“Туры акылың алдан йөрсен, балам, акыллылар була бәхетле”

Бәхетлемен, димен, кайгы күрми

Дәү әниләр белән үстем мин.

Дәү әтиләр белән гомеремнең

Сабый мизгелләрен кичтем мин.

 

Эремчеге, бавырсагы белән

Сыйлар иде мин дәү әни.

Тезләренә алып, сөя-сөя,

Теләк теләр иде дәү әти.

 

Сугыш кырын үткән кадерлемнең

Медальләре чыңлый түшендә.

Сөйли-сөйли дә ул, эх-ма, диеп,

Төелеп туктый ачы яшенә.

 

Тылда кичкән газап-михнәтләрен

Сөйләп китә калса дәү әни.

Чын ялвара иде, без күргәнне,

Ходай, балаларга бирмә, дип.

 

Олы җанлы, изге иде алар,

Тик яхшыда булды уйлары.

Ни күрсә дә алар бу тормышта,

Якты кыйблаларын җуймады.

 

Дәү әнинең йөзе – алсу алма,

Тәбикмәге чыжлый табада.

Ә үзенең күзе тәрәзәдә –

Кайтып җитәр инде балалар.

 

Ихатага төтен исе җәелә —

Бал кортларын карый дәү әти.

Юкә балы тәмен тоялмассың,

Ашасаң да соңын әллә ни.

 

“Туры акылың алдан йөрсен, балам,

Акыллылар була бәхетле.”-

Дәү әниләр әйткән шушы сүзләр

Берчә йомшак, берчә нык иде.

 

“ Бу тормышлар җиңел түгел, кызым,

Дулкыннарда калма коллыкта.”-

Дәү әтиләр биргән шушы акыл

Наказ булып яңгырый колакта.

 

Бакый дөнья инде алар йорты,
Күрешүнең юк ла җайлары.

Әмма һәрбер тормыш мизгелемдә

Мин янәшә тоям аларны.

 

Гаиләмә берәр шатлык килсә,

Я уңышлар туса эшемдә.

Колачларын җәеп, шат елмаеп,

Дәү әниләр керә төшемә.

 

Кырысланса күңелем, бу тормышның

Аһ-зарлары төшсә башыма.

Минем өчен ихлас хафаланып,

Дәү әтиләр чыга каршыма.

Миләүшә ГӘРӘЕВА.

Бәйле