Бер үткәнгә кайтыйк… Икәү бергә
Үзебезнең таныш тирәгә…
Таныр микән безне тиле яшьлек,
Очрашкачтын күзләр күзләргә...
Үзгәргәнсез бик нык дияр, бәлкем,
Үлчәр микән салып бизмәнгә.
Төс – кыяфәт хәзер башка инде
Ефәк кунган шомырт чәчләргә.
Акыл кергән… Җилкенчәк чак түгел…
Карашлар да хәзер башкача.
Йөрәк кенә һаман үзгәрешсез
Хисле калган… Сөя… Ярата.
Болар бар да чын тормышны тоеп
Яши белгәнлекне аңлата.
Үткәннәргә юллар ябык (беләм),
Хатирәләр генә яңара…
Ул мизгелләр гүя ширбәт балы…
Тел очыннан китми һич тәме.
Ә күңелме… Яшьлек аланында
Адашыплар йөри… Күр әле…
Динар Хәйруллин
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Ул ирдән көч-хәл белән котылдым
“Соңрак бу хәлләрне ул иремә сөйләгән”. “Кияүгә чыккан еллар иде ул. Бергә эшләүче бер ир
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Дүрт яшьлек малай кадак йоткан
Мәскәү өлкәсендә кадак йоткан 4 яшьлек малайны Рошаль исемендәге үзәк табиблары коткарган. Мәскәү өлкәсе буенча
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

СВОда хәбәрсез югалганнарның балалары өчен яңалык бар
Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, хәбәрсез югалган хәрбиләрнең балалары өчен түләүләрне озайтканнар. Хәзер аларның
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

СВОдан өч улын көтүче ана: «Алар бармаса, кем барыр иде!»
Тәтеш районының Бәйрәш авылында гомер итүче Гөлфирә Нотфуллина махсус хәрби операциядән өч улын көтә. Бер-берсеннән