Заманында без малайлар идек,
Йөгереп йөри идек урамда,
Дөнья ничек – шулай кабул итеп,
Көлә идек кызык булганда,
Елый идек кыен булганда…
Йөгереп йөри идек урамда.
Шул малайлар хәзер важныйландык:
Эре сиптерәбез борчакны,
Чүпләп-чүпләп кенә сөйләшәбез
Кирә төшеберәк корсакны.
Урамнарда йөгереп йөрү кайда!
Атлап йөрү дә аз – так сибә.
Эшкә бару, кайту – машинада,
Гулять салдырулар – таксида.
Малай чакның рәхәт ябайлыгы
Онытылган инде – белмибез,
Елар чаклар була – еламыйбыз,
Көләр чаклар була – көлмибез.
Шаярмыйбыз, имеш, олыларга
Уен-көлке – фәлән килешми,
Кайберәүләр хәтта, килешми дип,
Яшьлек дусты белән күрешми.
Ят шикелле хәзер малайларның
Урамнарда йөгереп йөргәне.
Шулай безгә акыл керә микән,
Әллә чыга микән кергәне?
Әнгам Атнабаев
–
–