«Булганы – онтылган, үткәне – кичәдә. Саваплар – санаулы, гөнаһлар – үлчәүдә…»

Ул китте беразга, тик кире кайтмады.
Чакырып ачуны, сизмәде ятларны.
Таптады сукмакны кубарып сүтәсен,
Чатнатты офыкны рамазан иртәсе…
Күләгә каплады йоклаган авылны.
Үтерде үзендә җил соңгы давылны.
Эретеп ак карны, пычракны – ак кардан,
Онтылган һәммәсен чыгарды яңадан.

Тик иртән кар явар, һәм каплар һәммәсен.
Катырак янганга иртәрәк сүнәсе!
Өнме, төшме, әмма – урамда җил өрә.
Рамазан җылысы йөрәкне пешерә…
Булганы – онтылган, үткәне – кичәдә.
Саваплар – санаулы,гөнаһлар – үлчәүдә…
Яндырып шәфәкътә фәрештә канатын,
Йөри ак дөньяга коткару таратып…

Бу авыл ал таңда күренми гомумән.
Бу авыл таң көтми, монда таң сүрелгән…
Бугазны будырган төерне үткәреп,
Сәхәрдә подвалда чәркәләр күтәреп,
Бу халык тормышның төбендә шуыша.
Оныткан Аллаһны, тик Аллаһ булыша
Югалган халкына, һәм азан аркылы
Көчәйтә йөрәктә үкенеч ялкынын…

Рүзәл Мөхәммәтшин

Бәйле