«Кеше белми — үзем беләм…»

Кеше белми — үзем беләм,
Ниләр кичергәнемне.
Шатлыктан да, кайгыдан да
Бердәй исергәнемне.

Булды, булды тормышымда
Зар елаган төннәр дә.
Сирәк-мирәк балкып килде
Бер болытсыз көннәр дә.

Кеше белми — үзем беләм,
Ничек гомер узганын.
Сагышларга батып яшәп,
Йөрәгемнең тузганын.

Кайчагында төннәр буе
Йокы керми күземә.
Ничек булган, шулай кала,
Үз тормышым — үземә.

Кеше белми — үзем беләм,
Ничек гомер узганын.
Упкыннарга очар чакта
Кемдер кулын сузганын.

Гөлфизә Кәлимуллина

Бәйле