МЧ: Баш табиб вазифасыннан киткән

Башкортстанның  Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең баш табибы Эльза Сыртланова үз теләге белән вазифасыннан киткән. Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,  19 майдан Эльза Сыртланова РКБ-да эшләми. 

Сыртланованың  Уфаның 38 санлы поликлиникасы баш табибы  вазифасына урнашуы ихтимал.

Ә инде республиканың төп дәваханәсен БДМУ клиникасының баш табибы Шамил Булатов җитәкләр дигән фаразлар бар.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе коронавирус таралу учагына әйләнде. Covid-19 таралу сәбәпле, ситуацияне хәтта Генераль прокуратура үз контроленә алды. Тикшерү барышында прокурорлар санитар-эпидемиологик законнар үтәлешен, шулай ук  төбәктәге сәламәтлек саклау ведомствосының һәм контрольдә тотучы органнар тарафыннан тиешле чаралар күрелүен  бәяли.  1200 пациент һәм табиб РКБ-да карантинда бикләнеп калды.  Яңа коронавирус инфекциясен йоктыру буенча хәвеф зонасына дәваханә табиблары һәм пациентлары белән элемтәдә булган 3000ләп кеше эләкте.

Чыганак "Өмет"

Бәйле