«Язмыш белән килешер, хаталарны таныр өчен дә зур көч кирәк бит…»

Бер ай вакытны сәгатьләп, көнләп санап үткәрде Фариз. Отпускасының соңгы көнендә очып диярлек калага килде. Вокзалдан ук зур бәйләм белән ап-ак розалар алды. Һәм туры сөйгәне яшәгән тулай торакка ашыкты. Сагыну хисен ул инде тыеп тора алмый иде. Ашкына-ашкына баскычлар буйлап менде. Тик елмаеп каршы алучы, хәлен ничек, диюче генә булмады. Ишек бикле һәм анда кечкенә генә хат кисәге кыстырылган иде. “Кичер. Мине эзләмә. Җәмиләң”.

Фариз ни уйларга да белмичә, таштай катып калды, сулышлары кысылды. Фикерен җыя алмыйча, кай якка атларга кирәген дә аңламыйча, бик озак таптанып торды ул бер урында. Нәкъ бер айга соңга калды, бәхетле булыр өчен нәкъ шушы бер ай җитмәде аңа. Кыска гына вакыт күңеленә дә, йөрәгенә дә төзәлмәс һәм гафу итмәс яра салды. Юкса, икесе дә авылда ялларын үткәреп килү белән кавышырга сүз куешкан, мең төрле хыяллар корган иделәр…

Дус кызлары аша Җәмиләсенең тиз арада кияүгә чыгуын белде дә, кабат аны эзләүнең, күрергә теләүнең мәгънәсе югын аңлап, башкача яшәргә тырышты Фариз. Онытуы җиңел булмаса да, ялыну, артыннан йөрүне егетлеккә санамады ул. Димәк, сөюе чын булмаган дип нәтиҗә ясады. Бу урында горурлыгы булган һәркем нәкъ Фаризча эшләр иде мөгаен.

Җәмиләгә җиңел булган дисезме? Аның күңеле дә бик озак үз-үзенә урын таба алмады. Язмыш белән килешер, хаталарны таныр өчен дә зур көч кирәк бит… Бу ялгыш — аның уеннан уймак чыгаруы иде.

Җәмилә — авыл кызы. Уңганлыгы да, чаялыгы да бөтен иде аның. Эштән курыкмады, ялкауланмады, арыдым дип мескенләнә белмәде. Шуңа да аны авылдагы һәркем хөрмәт итте. Бигрәк тә күрше-күлән яратты. Өлкәнрәк яшьтәгеләр һәрбер рәхмәт урынына, бәхетең арткыры, дип теләк тели, догасыннан калдырмый иде. Киемнәрен дә үзе тегеп киде ул. Әле үзенә генә түгел, иптәш кызларына, сеңелкәшләренә дә тегеп өлгертә.

Егетләрнең дә күзе әнә шундыйларны – Җәмилә кебекләрне эзли бит. Шәһәрдә Фариз белән очрашса, авылда да аның күңелен яуларга тырышучылар юк түгел. Ике егетнең берьюлы башын әйләндереп, үзе каладагы мәхәббәтенә кияүгә чыгарга җыенып йөргән көннәрдә, тормыш аңа кабыргасы белән борылды.

Авылда очрашып йөргән ике егете эшне сизеп алып, кич клубтан чыгу белән аның каршысына килеп басты. “Бүген барысын да хәл итәбез. Икебезнең берсен сайла”, — диделәр алар кырт кисеп. Минем калада вәгъдәләшкән егетем бар, диясе урынга, Җәмиләнең үзе дә сизмәстән, кайсыгыз көчле, шуны сайлыйм, дип әйтүе була, әлбәттә инде, яшьлекләре ташып торган егетләр калай әтәчләр кебек якалашырга тотына. Кичке караңгылык кочагында ни эшләргә, кемне ярдәмгә чакырырга белмичә озак басып торган минутны бүгенгедәй хәтерли ул. Тормышында күңелсезлекләр килеп чыккан саен, шушы мизгелне, шушы айлы кичне искә ала. Кыска гына шушы вакыт аңа бик озак булып тоелган иде. Кемне якларга да, кемнең җиңүен теләргә дә белмичә, араларына керергә дә көч тапмыйча бәргәләнде ул. Югалып калуы өчен соңыннан уңайсызланып та йөрде әле. Билгеле инде бу көнне өенә кадәр “батыр” белән кайтты. Шулкадәр курыккан иде ул, хәтта сөйләргә сүз тапмады, ә егетенең сүзләрен ишетмәде. Бары тик, урамга ишетелерлек итеп типкән йөрәк тавышын гына ишетте… Егет аңа өйләнергә теләвен, икенче көнне үзен сорарга киләсен әйткән булган икән… Кыз аңына килеп, бу хакта аңлашып өлгергәндә …. соң була инде…

Күрәсең, язмышы авыл белән бәйләнгән булгандыр. Шушы кичтә җиңеп чыккан Рәсим иртән-иртүк, кыз йокыдан торганчы ук, әти-әнисен ияртеп, булачак җәмәгатенең кулын сорарга килә. Шулай итеп, озак та үтми, Җәмилә ир хатыны булып куя.

Тормышы гел шатлыктан гына тормый. Кадерле ир хатыны, хөрмәтле килен була алмый ул. Ире теге кичтә борылып кайтып киткән егеттән көнләшеп җанына тия, өй эшләрендә булышуны белми. Күпме генә көче, гайрәте булса да, ул хуҗалык эшләренә катнашмый. Бу йортта бар эш тә килен кулына тапшырыла. Хәер, Җәмилә эштән курка торган түгел, кирәк булса, үгезен дә җигә. Тик менә тынычлыгы булмау гына аның кулыннан эшне төшерә. Тавыш-гаугалар да гел кабатланып тора, барып-кайтып йөри торган хатыннары турында да хәбәрләр ишетелгәли. Җәмиләнең күз яшен эчкә йотып, сыкрап, түзеп яшәгән көннәре еш кабатлана. Фаризны рәнҗеттем, аның күз яшьләре төшкәндер, дип уйлаган чаклары да була. Язмышым шулдыр дип тынычланырга тырышкан көннәре дә рәттән. Тормышыннан бер дә канәгать булмый ул. Сабыр канатларын иңнәренә элеп яшәүдән башка чара тапмый.

“Очрашып йөргәндә көчле егетләргә кызыгасың, бер сукса үтерә торган булсын, җебеп йөрмәсен, дип эзлисең. Тик тормыш итә башлагач, матурлыгы да күзгә күренми, батырлыгы да  ярдәм итми, әнә шул йомшаклыгы, сине аңлавы, хөрмәте кирәк икән”, — дип бик еш кына яшьләргә киңәшләрен бирә хәзер күпне күргән хатын. Чөнки, иренең көрәш батыры булуы да, алдынгы комбайнчылар сафында йөрүе дә, хатын-кызга булган ихтирамны, игътибарны алмаштыра алмавын бик тиз аңлады ул. Барысын да үз хаталары аша аңлады һәм балаларын бу ялгышлардан сакларга теләп яшәде.

Бу авыр еллар хәзер инде күптән артта калган. Инде Рәсимнең гүр иясе булуына да күптән. Игезәк балаларының тормыш корып яшәүләрен дә күрә алмый ул.

Күрше район Сабан туенда баш батыр булып калып, дуслары белән җиңелчә генә бәйрәм итеп, кайтыр юлга чыккач юл һәлакәтенә очрап вафат була. Балалары шөкер итәрлек ананың. Тормышта үз урыннарын таптылар. Ирләрнең дә менә дигәннәрен сайладылар. Үзе татымаган гаилә җылысын балалары күрүгә шатлана ул. Бәлки аның киңәшләрен тыңлап, аның үкенүләрен йөрәге аша үткәреп, аңлап үскәнгә балалар тормышта үз урыннарын дөрес сайлагандыр. Ана өчен балалар бәхете үз бәхетеннән өстенрәк бит.

 

  Ләйлә Вәлиәхмәтова

Бәйле