- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Өч бәхеттән мәхрүм итмә, Ходай,
Сәламәтлек – аның бересе.
Якты дөньяларның матурлыгын
Озын-озак килә күрәсе.
Мәхәббәтне табу – үзе бәхет,
Эзли торгач йөзләр, меңнәрдән.
Тормыш киртәләрен җимерергә
Алыр идем көчне кемнәрдән?!
Бәхетләрнең өченчесе – бала,
Сабый тыны җанны эретә.
Кыска гына безнең гомерләрне
Дәвамлы бер моңлы җыр итә.
Өч бәхет – өч калкан
Ташламасын иде һич кайчан!
Г. Нуруткулова