«Өч бәхеттән мәхрүм итмә, Ходай!»

Өч бәхеттән мәхрүм итмә, Ходай,
Сәламәтлек — аның бересе.
Якты дөньяларның матурлыгын
Озын-озак килә күрәсе.

Мәхәббәтне табу – үзе бәхет,
Эзли торгач йөзләр, меңнәрдән.
Тормыш киртәләрен җимерергә
Алыр идем көчне кемнәрдән?!

Бәхетләрнең өченчесе — бала,
Сабый тыны җанны эретә.
Кыска гына безнең гомерләрне
Дәвамлы бер моңлы җыр итә.

Өч бәхет – өч калкан
Ташламасын иде һич кайчан!

Г. Нуруткулова

Бәйле