“Бәхет түгел алтын тәхет”

Көтмәгәндә миңа берәү
“Бәхет ни?” – дип сорау бирде.
Җаннын бәргәләнгән чагы –
“Күңел тынычлыгы” дидем.

Уйландым да, шул сорауны,
Чит берәүгә мин дә бирдем.
Чирләп йөргән чагы икән,
“Бәхет – сәламәтлек” диде.

Куп балалы бер анага
“Бәхет ни ул?” дигән идем.
“Бала – бәхет! Үстерергә
Акчасы да кирәк” диде.

Үз куышы булмаганнан
Сорыйм әле, ул ни әйтер?
Әти кеше жавап бирде:
“Иң зур бәхет – аерым фатир!”

Башка килде гади фикер:
Бәхет түгел алтын тәхет.
Булганына шөкер итеп,
Яши белу — иң зур бәхет!

Фирдәүсә Кәримова

Бәйле