Челпәрәмә килсә хыялларың,
Имә әле башың, бирешмә!
Сынауларга җиңел генә күнеп,
«Язмышым шул» диеп, килешмә!
Тормыш бит ул — чиксез көрәш кыры,
Бер күкләргә чөя, бер ата…
Пыскып көйрәгәнгә караганда,
Үҗәтләрне күбрәк ярата…
Максат куйдың икән — алга атла,
Сикәлтәләр аша үрелеп.
Үз-үзеңне кысаларда тотма,
Борчу-мәшәкатькә күмелеп.
Ирешкәннәр белән туктап калма,
Өмет уты җанда сүнмәсен.
Ташны тишеп ускән гөл шикелле
Зур үрләргә таба үрләсен!
Гөлчәчәк Садретдинова
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Ләйлә Галиева Фирдүскә ни өчен рәхмәтле?
Ул тормышта да ачык, дәртле, бик ярдәмчел, ди ул Фирдүс Тямаев турында. Җырчы Ләйлә Галиева Фирдүс
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Ришат Төхвәтуллинның шатлыклы яңалыгы бар
Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Ришат Төхвәтуллинның күңелле яңалыгы бар. Ул бүгеннән Башкортостанның халык артисты.
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Илнат Фәрхуллинның хатыны Регина авыр хәлдә калган...
Җырчы Илнат Фәрхуллинның тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган артисты, биюче Регина Гәрәева мошенниклар корбаны булган. «Мин
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Ләйлә Галиева: "Сөюләрне саклап кала алмадык..."
Үкенечләр җырларга күчә башлаганмы? Ләйлә Галиева күптән түгел «Йөрмә саклап» җырын чыгарды. Ул ире Рөстәм