Кәккүк дускай, санап бирче,
Ничә ел гомер алда?
Сәгатьләр буе сана син,
Ышанам… Әйдә, алда.
Икәү бергә алдыйк әле
Картлыкны һәм үлемне.
Синдәй юраучы булганда
Яшәүләре күңелле.
Берәү, икәү… унау… йөзәү…
Әй юмарт та соң үзең!
Алда мине көтә икән
Йөз язым һәм йөз көзем.
Йөз җәемдә – йөз Сабантуй,
Йөз Яңа ел иртәсе…
Йолдызларга очасым бар,
Офыкларга җитәсем.
Тик син генә, кәккүк дускай,
Туктама санавыңнан.
Үткәннәр – якты урам да,
Киләчәк – кара урман…
… Туктама санавыңнан!
Сирень Якупова
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Винарис Ильегет: "Хәмдүнә апа шундый бер сүз әйткән иде..."
Винарис Ильегет “Татар тудей” өчен махсус интервью биргән иде. Интервьюның беренче өлешен бу сылтамадан укый
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Резеда Шәрәфиева биргән интервьюсында: Бу безнең соңгы күрешүебез булыр дип кем уйлаган?
Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева 59 яшендә вафат. Бу хакта җырчының танышлары хәбәр итте. Резеда
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Алия Төхвәтуллинаның зур сөенече бар
Алия Төхвәтуллина «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды. Җырчыга әлеге исем музыка сәнгате үсешенә керткән
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Резидә Шәрәфиеваның сеңлесе: «Мин яшим, мин җырлыйм», дип яшәде
«Чулпан» мәдәният үзәгендә Резидә Шәрәфиева белән хушлашу мәрасимендә сеңлесе Дилбәр апасының соңгы көннәргә кадәр биршмәве, яшәргә теләве