Синең белән салда йөздек икәү,
Төнбоеклы аккош күлендә.
Шулчак миңа бер сүз пышылдадың,
Күзгә карап, былбыл телендә.
Ул сүзеңнән җаным бөтерелеп
Күтәрелде зәңгәр күкләргә.
Мондый бәхет, мондый назлы караш
Тәтемидер әле күпләргә.
Очып мендем урак айга кадәр,
Шатлыгымнан шаштым, тилердем.
Әй, матурым, ничек түзим инде,
Җәя кашың саксыз киердең дә
Йөрәгемә сөю тидердең.
Синең белән салда йөздек икәү,
Төнбоеклы аккош күлендә.
Шул вакыттан бирле кояш кебек
Син балкыйсың күңел түрендә.
Алмаз Әхмәтгалиев
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов: «Куйдык нокта!»
«Куйдык нокта», – дип хәбәр сала социаль челтәрләрдә җырчы Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар гаиләсе. Өч
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Егетем өйләнергә теләми...
Дүрт ел инде егетем белән бергә йөрибез. Шул вакыт эчендә ул миңа бик күп яхшылыклар
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Илнат Фәрхуллинның хатыны Регина авыр хәлдә калган...
Җырчы Илнат Фәрхуллинның тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган артисты, биюче Регина Гәрәева мошенниклар корбаны булган. «Мин
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Руслан Кираметдинов: "Хыянәт булганын мин үзем генә беләм, булганын үзем генә кичердем"
Руслан Кираметдинов ТМТВ каналында Әбри Хәбриевкә интервью биргәндә элекке хатыны турында «компромат» әйтте. «Ильмираның сезгә