Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә башка сыймас хәл булган. Ул тиз арада социаль челтәрләргә эләккән. Бу фотоларда икәү автобус тукталышында… сөешәләр.
Беркемнән оялмыйча җәмәгать урынында бер-берсе кочагына ташланган пардан ерак түгел бер егетнең автобус көтеп торуы бу күренешне тагын да мәзәгрәк итә. Егет, бу икәүдән мөмкин кадәр читкә китеп, аларны күрмәс өчен телефонына «кадалган».
Социаль челтәрләрдә әлеге ямьсез вакыйга уңаеннан яше-карты бик күп комментарийлар яза. «Полиция кая карый?», «Бу «мәхәббәт чыпчыклары»ның битлек һәм перчаткалары бар микән?», «Үзизоляция менә нәрсәгә китереп җиткерә!» дип авыз еручылардан башлап, «Бу ике оятсызның кеше исемен йөртергә хакы юк. Урманга куарга кирәк!» диючеләргә кадәр бар.
Ә Нефтекама шәһәрендә яшәүчеләр «төнге күбәләкләрне» әлеге тукталышта әле генә түгел, бик еш очратырга мөмкин булуын яза.
Чыганак : "Кызыл таң"