Химиясез яшелчә үстерүче Ирек Сәлахетдинов: «Бер төп кыяр унар кило уңыш бирә»

-- Лейла

Кукмара районының Арпаяз авылында  яшәүче Ирек Сәлахетдинов шундый фикердә.  Ул, авылда теплица корып, яшелчәләр үстерә. «Кыяр-помидор үстерү бик гади генә тоелса да, нечкәлекләрен һаман өйрәнеп бетеп булмый әле. Икенче ел гына шөгыльләнәм бит», –  ди.

Венгриядән дә бакчачылык  турында   шактый нәрсә белеп кайткан ул.

– Чит илгә эш сәфәренә барган идем. Анда төрле лабораторияләрдә булдык.  Венгриядә кечкенә генә авылда бакчачылык белән  шөгыльләнгән фермерга шаккаттым. Жиләк-җимештән сок ясау цехы, ресторан ачкан. Җитештергән продукциясен сату буенча да кыенлык юк. Ресторанына да йөриләр. Уйласаң, кечкенә генә авылда да әллә ниләр майтарырга мөмкин. Эштән курыкмаска гына кирәк, – ди Ирек. – Венгриядә бакчаларында күбрәк баллы кукуруз үстерәләр. Анда мин тәбәнәк булып үсүче алмагачларга игътибар иттем. Бездә андыйлар сирәк күренә. Теплицалары да безнеке кебек зур түгел. Мин башта бакчачылык буенча бизнес-план корган идем. Теләгем  слива,  кара бөрлегән үстерү иде. Болар әле тиз генә табыш бирмәсләр дип,  кыярга тотындым. Кара бөрлегәнне  тәки  утырттым мин. Аны бик файдалы диләр. Әле беренче ел гына, уңышы ничек булыр, үземә дә кызык. Районда бакча җиләге сораучылар күп. Моны күздән ычкындырырга ярамый дип, виктория җиләге утырттым. Виноград үрчетү хыялым да бар иде.  Бездә аның 15ләп сорты үсә. Арадан иң чыдам, иң тәмле сортларын сайлап алачакмын. Әлегә  сортларны сыныйм, бакчачыларның  тәҗрибәсен өйрәнәм, интернеттан да кызыксынам. Бизнесны алга җибәргәнче, башта күпне белергә кирәк.

Һөнәре буенча икътисадчы-менеджер ул. Әлмәт вузын тәмамлап, ун еллап шунда эшләгән. Күңеле  авылга тарткан аның. Бакча эше – минеке, ди. Арпаязга кайтып, 10 сутый җирдә теплица корган. Миллион ярым сум грант акчасына бу. Грантны бары өченче катнашуда гына откан. Ярты мәйданга – кыяр, яртысына помидор, кәбестә, борыч, баклажан, чәчәк үсентеләре утырткан. Төп табышны кыярдан ала. Ирекнең кыярлары апрель башында ук өлгерә икән. Июнь башына кадәр авылдашлары өенә килеп ала, аннан кибетләргә тарата башлый. Узган ел мең төптән 12 мең тоннага якын табыш алган. Бер төп унар  кило бирә.

Уңыш яхшы икән, димәк, сере дә бар. Тик Ирек әле серләрен үзе дә төгәл генә белми. Әгәр әче икән, кыярны башка алмаячаклар. Шуңа күрә кыска, әче булмаган, сусыл сортларга өстенлек бирә. Суны кызганмый. Кыяр утырткач, 1-2 атнадан  җепләргә бәйләп куя. Кырыйга үрмәләмәсен дип, мыекчаларын йолкып тора. Кыяр биргәч, астан яфракларын кисеп бара. Сортларны ачыклау өчен, сатып алучыларга авыз иттереп карый. Шуннан чыгып, иң тәмлесен сайлый. Бу – «Герман», «Адам», «Апрель» сортлары. Тагын яңаларын сынарга җыена. Сатып алучылар кыярны ничек үстерүе белән дә кызыксына. Химия кушсаң, сатып алмыйм, дип әйтүчеләр дә юк түгел. Шуңа күрә бакчачы  ашламалар  кулланмый. Җирне бары тирес белән генә ашлый. Моннан тыш, сезонга берничә мәртәбә тиресне әчетеп сибә. Артык мавыксаң, көйдерергә мөмкин. Кыяр төпләренә салам  сала. Балчыкка караганда, анда яхшырак үсә икән.

– Үземә үзем  хуҗа мин. Барып чыкмаса да, үзеңә үпкәлисең. Теләгән кеше, авылда да яраткан эше белән шөгыльләнеп, акча эшли ала. Яшьләрнең шәһәргә китү сәбәбе эшкә генә бәйле түгел дип саныйм. Хыял кирәк, ә минем хыяллар күп. Эш хутка китсә, кыярны мичкәдә тозлап сатып, җиләк-җимештән согын, башкасын ясап була. Венгриядәге теге кечкенә авылдан безнекеләр дә ким түгел бит, – ди  Ирек.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Бәйле