Бәетләр язучы Разия Габбасова: «Иремнең энесе 33 яшендә үлгән, кызыбыз Алинә дә…»

Хис-кичерешләрен төрле кеше төрлечә белдерә. Авырлык-хәсрәтләрне дә, шатлыклы минутларны да һәркем үзенчә күтәрә. Кемдер барысын эченә җыя, кемдер башкалар белән бүлешә, кемдер кулына каләм  ала. Балтач районының Салавыч Сәрдегәне авылында яшәүче Разия апа Габбасова да җан әрнүләрен шигырь юлларына сала.

– Әни үлгәндә сигезенче сыйныфта укый идем. Сигез ел авырып, урын өстендә ятса да, аның үлемен бик авыр кичердем. Мин генә түгел, сигез баланың сигезе дә, әтиебез дә нишләргә белмәде, – дип хатирәләргә бирелә Разия апа. – Бик авыр булды. Әти мескен никадәр генә безнең өчен яшәсә дә, әнине барыбыз да бик сагындык шул. Әтигә без гомер буе сокландык: бер авырсынмый әнә шуның кадәр ел әнине, безне карады, хуҗалыкны-тормышны алып барды. Әмма беркайчан сер бирмәде. Дөрес, зуррак балалар аңа барысына булышты. Тик бар җаваплылык аңарда иде бит. Безне үги итмәс өчен кабат өйләнмәде дә. Бар гомерен безгә багышлады. Сагынуга түзә алмыйча, әни үлгән елны аңа багышлап бәет чыгардым. Аннан соң да үзем өчен генә язгаладым әле. Бер кешегә дә күрсәтмәдем…

Бәлки, күрсәткән булса, сәләте барлыгын күргән өлкәннәр аңа укуын дәвам итәргә дә кушкан булыр иде. Ә ул авылда кала. Кырык елдан артык сыерлар сава. Ул эшләгән Сәрдегән фермасы заманында бик данлыклы булды. «Комсомол-яшьләр фермасы дип гел макталдык. Бик күп күчмә байраклар алдык. Шулкадәр күңелле эшләдек. Авыл тулы яшьләр иде. Кичен клуб шау итеп торды», – дип искә ала Разия апа.

Үзе кебек үк тыныч-тәртипле авылдашы Заһир белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерә алар. Заһирның апасының ике кызын да үз канатлары астына алалар. Кызларның берсе тормышка чыккан, икенчесе – яннарында.

– Балалар үстергән чакта шигырь язып утырырга вакыт булмады, ничектер онытылып торган кебек булды ул… Пенсиягә чыккач, вакыт күбәйде… Уйланып йөрисең дә, күңелдәгесен язасың… Авылдашларга багышлап та язам.

Разия апаның шигырь язуын күпчелек авылдашлары әле соңгы елларда гына белгән. Үткән ел авылда яңа ФАП ачыла. Шул хөрмәткә ул авылдашларына күп еллар игелекле хезмәт күрсәткән фельдшер Люция Зыятдиновага багышлап шигырь чыгара. Бәйрәмне алып баручылар аны бик хисле итеп халыкка җиткерә. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да кем шигыре булуы белән кызыксына һәм соклануын яшерми («сер» шулай ачыла да). Әле алай гына да түгел, шигырьләрен китап итеп чыгарырга тупларга куша, ярдәм дә ышандыра. Инде шигырьләрен туплаган да булалар… Кызганычка, китап мәшәкате икенче планга күчә. Моңа кадәр дә күп югалтулар, сынаулар белән очрашырга туры килгән Габбасовлар үткән җәйдә 33 яшьлек кызлары Алинәне югалта. «Заһирның энесе Заһид тә 33 яшьтә китеп барган иде, Алинәбез дә 33тә иде, – ди Разия апа. – Юньләп авырмаган да килеш бит, аны уйламаган бер минутыбыз да юк, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласы калды… Тыным бетә, йөрәк кыса дип, Тәтеш хастаханәсенә барган (кызлары Тәтеш районында тормышта була. – Авт.), кардиограмма яздырганнар да, иртәгә килерсең, дип кайтарганнар. Өйгә кайткач, хәле авырайган, «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәнче үлгән дә… Балаларын үзебез үстермәкче идек, киявебез белән кодагый, үзебез карыйбыз, диде. Шулкадәр матур яшиләр иде, бер минутта барысы үзгәрде»…

…Тормыш бала чактан сабырлыкка өйрәткән Разия апа бу хәсрәтне дә башкалар белән сак кына бүлешә. Йөрәгендә янган утны ул кәгазьгә төшерә. Бәргәләнгән җанына дәваны да шуннан эзли…

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/76897/

Бәйле