Бу вакыйга тарих битләрендә мәңге җуелмас кара нокта булып калды, чөнки Чернобыльдәге һәлакәт техноген фаҗигаләр арасында күләме, зыяны буенча дөньяда иң зур афәт китергәне булып санала.
Бүген ниләр бар?
Чернобыльдә фаҗигагә тарыган бу атом электр станциясе Украинада махсус операция башлануга, инде 24 февральдән үк, күзәтү астына алынды. Россия хәрбиләренең беренче көнне үк бу тарафка юл алулары аңлашыла, әлбәттә. Атом электр станциясе – куркыныч объект, монда бернинди атыш булырга да, корал кулланылырга да тиеш түгел. Өстәвенә Украина президенты Владимир Зеленский Украинада, станциядәге атом-төш калдыкларыннан файдаланып, «пычрак бомба» җитештерергә мөмкинлек булуы турында игълан итте. Әлбәттә инде, мондый шартларда АЭСны саклау – һичшиксез, иң мөһим, беренче чираттагы бурыч. Матбугатта бирелгән хәбәрләрдән күренгәнчә, моның шулай икәнен хәтта станцияне саклаучы Украина гаскәрләре дә аңлый. Коралларын тапшырып, алар энергоблокларны, саркофагларны, атом-төш ягулыгы калдыкларын россиялеләр белән бергәләп саклыйлар. Андагы хезмәткәрләр дә эшләрен гадәттәгечә дәвам итәләр.
Махсус операция башлангач та, станциядә «Россия» телеканалының «Яңалыклар» программасы журналисты Михаил Федотов булып кайтты. Ул андагы вазгыятьне бәян итте. «Станциядәге энергоблоклар 2000 елдан бирле эшләми. Алар туктатылган, әмма суынып бетәр өчен технология буенча берничә дистә ел кирәк икән әле. Атом-төш ягулыгы калдыклары контейнерларда, коры принцип буенча саклана.
Бер бинада камералар куелган, монитор артында Россия белән Украина милли гвардиясе хәрбиләре бергәләп күзәтүләр үткәрәләр. Украина хәрбие әйтүенчә, монда куркынычсызлык системасы кат-кат кайгыртылган, калдыклар тутырылган контейнерлар җимерүгә бирешми, радиоактив калдыкларны чыгару һич кенә дә мөмкин эш түгел икән. Хезмәткәрләр белән дә үзара хезмәттәшлек җайга салынган. Нурланыш куркынычсызлыгы цехы белгечләре хәрбиләр белән бергә дозиметриягә кагылышлы бөтен мәгълүматларны контрольдә тоталар».
Үз күзләре белән
Ике як арасындагы мондый баш китәрлек бердәмлеккә, бәлки, гаҗәпләнәсе дә түгелдер. Атом-төш сугышында җиңүчеләр була алмый, дигән гыйбарәне барыбыз да яхшы беләбез бит. 36 ел элек булган фаҗигане күреп кайтканнар бигрәк тә. Тукай районы Күзкәй авылында яшәүче Нәкыйп Вәлиев тә – шундыйларның берсе. Газетаның актив хәбәрчесе, китапханәче Тәнзилә ханым Шәйхнурова ел саен, Җир шарына нинди куркыныч янаганын белеп торсыннар дип, аның янына балаларны җыеп алып бара. Бу юлы Нәкыйп Вәлиев аларга менә ниләр сөйләгән:
– 1987 елның 26 ноябрендә хәрби комиссариаттан чакыру килде. Чернобыльгә җибәрәсен әйттеләр. Башта Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәрендәге хәрби лагерьда әзерлек курслары үттек. Анда химик-разведчик белгечлеге алдым. Батальон составында Чернобыльгә килеп төштем. Атом электр станциясенә 30 чакрым кала туктадык. Палаткаларга урнаштырдылар. Сулыкларда юынмаска, су эчмәскә дип катгый кисәттеләр. Шешәләрдә минераль су алып килделәр, шуны эчтек, юындык, теш чистарттык. Беренче көнне үк коры ютәл башланды. Үпкәгә һава җитмәде. Авыз кипте. Аннан чатнап баш авырта башлады. Тора-бара күндек. Иртәнге алтыда торып, ашап-эчкәч, станциягә эшкә китәбез. Бер бүлмәдә чишенеп, махсус костюм, битлек киябез. Үлчәү приборын тотып, станциягә кереп китәбез. Кергәндә-чыкканда марганцовкалы суда аяк киемнәрен чайкыйбыз. Шунда ук экраннан бөтен гәүдә күренә. Кайсы урында нурланыш бар, шунда кызыл булып яна. Алданрак килгәннәр бер сукмактан гына йөрергә кирәклеген аңлаттылар. Станциядәге эш вакыты тәүлегенә бер сәгатьтән артмаска тиеш иде. Рәсми рәвештә 25 рентген нурланыш алырга ярады. Шул нормага җитсә, куркыныч зонага башка кертмәделәр, кайтарып җибәрделәр…
Үз теләге белән
Татарстанлыларны Чернобыльдә фаҗига булуга җибәрә башлыйлар. Бу хәл 1990 нчы елларга кадәр дәвам итә. Шул вакыт эчендә анда 3907 кеше барып кайта. Шуларның 2700е – армиягә яңа чакырылучылар. Республиканың зур предприятиеләре ярдәмгә дип үз белгечләрен җибәрә. «Татарстан-86» төзелеш отрядыннан 91 студент та була. Якташларыбыз нигездә реакторны каплау, авария булган урыннарны чистарту белән шөгыльләнә. Чернобыльгә үз теләге белән килүчеләр дә күп була, чөнки хезмәт хакы мулдан түләнә. Акча эшләп кайту теләге барысыннан да өстенрәк була, күрәсең.
Тарих битләреннән күренгәнчә, белгечләрдән кала, беренче мәлдә җирле халык та, аварияне юк итәргә килүчеләр дә нурланышның ни дәрәҗәдә зыян китерүен аңлап бетермиләр. Күлдә коенучылар, бакчадагы җиләк-җимеш белән сыйланучылар, җае туры килгәндә дип, кояш астында ләззәтләнүчеләр дә табыла. Кайберәүләр, файдасы күп икән дип, үз-үзен ышандырып, эчүчелеккә сабыша. Исән калган чернобыльчеләр әйтүенчә, бүген кемдер яши икән, димәк, ул саклану чарасын күргән. Әмма барысы да «үзенә тиешлесе»н алып кайткан.
Авария серләре «яшерен» булу сәбәпле, чернобыльче статусын бары тик биш елдан соң гына кабул итәләр. Беренче-икенче елларда аварияне юк итүдә катнашучыларга, авыруларын фаҗигагә бәйләп, нәрсәдер исбатлау бик авыр була инде. Татарстан буенча «Чернобыль оешмасы» берлеге Александр Барсков әйтүенчә, 1997 елга кадәр әле күп авырулар белән инвалидлык рәсмиләштерергә мөмкин булган. Әмма бу исемлек ни өчендер елдан-ел кыскарган. Калганнары нигездә онкологиягә бәйле булган. Ташламалар күп булса да, аларның күбесе үтәлмәгән.
Кемгә – сагыш, кемгә – табыш
Ышанырлык та түгел, шундый куркыныч урын кебек тоелса да, авария булган урыннан туристлар өзелеп тормаган. Бу, белгечләр әйтүенчә, үлем казанына баш тыгу кебек булган инде. Туристлар Припять шәһәренә килгәннәр, урамнарда йөргәннәр. Мондый сәяхәтләр аларны оештыручыларга шактый гына табыш та китергәндер дип уйларга урын кала. Мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, соңгы вакытларда, сәламәтлеккә бик куркыныч булуга карамастан, Владимир Зеленскийның атом электр станциясенең үзәгенә сәяхәтләр оештыру теләге бик көчле булган. Тик, ни сәбәпледер, барып кына чыкмаган. Бәлки, өлгерми калгандыр.
Чернобыльчеләргә федераль ташламалар:
- Торак-җирне яхшыртуга мохтаҗларны бер тапкыр фатир белән тәэмин итү;
- Торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 50 процент күләмендә ташлама;
- Гомуми милеккә ремонт ясау өчен кертелгән взноска 50 процент күләмендә ташлама.
Сан
- Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәсендә Белоруссиядә нурланыш белән зарарланган территориянең мәйданы 46,5 мең кв км. Бу – барлык территориянең 23 проценты. Украинада 12 өлкәдә 50 мең кв км җир, Россиядәге 19 төбәктә 60 мең кв километрга якын җир зыян күргән. Гомумән алганда, бу һәлакәттән Европаның 10 илендә 145 кв км җир зарарланган дип исәпләнә.
Сан
- Чернобыльдәге аварияне юк итүгә 600 меңнән артык кеше җәлеп ителгән.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/80238/