«Бу йорттан бер-бер артлы мәет чыкты…»

Гаилә башлыклары үз-үзенә кул салды. Бу нәрсәгә бәйле?

«Шәһәр читендә шәхси йортыбыз бар. Без биредә күптән яшибез инде, шуңа да күрше-тирәләрне яхшы беләбез. Егерме еллар тирәсе элек күршедәге йортны төзеделәр. Күп тә үтмәде, йорт хуҗасы шушы өйдә асылынып үлде. Сәбәпләре билгеле түгел, бернинди язу да калдырмаган.
Ул үлгәннән соң йорт икенче гаиләгә сатылды. Алар биредә 10 ел тирәсе яшәгәч, гаилә башлыгы үлде. Ул да асылынган. Ни өчен икәне һаман да аңлашылмый. Хатыны ышандырганча, алар ачуланышмаган һәм, гомумән, тыныч яшәгәннәр. Бу хәлдән соң гаилә өйне сатып, күчеп китте.
Өйне яңа гаилә сатып алды. 5 еллап яшәгәннән соң, хатыны ирен ташлап чыгып китте, ә ире эчүгә сабышты. Бер атнадан соң ирнең әнисе улының хәлен белергә килә һәм аның асылынып торган гәүдәсенә тап була. Ул да бернинди язу калдырмаган.
Шуннан соң йорт берничә ел буш торды, риэлторлар гына аны сатарга тырышып йөрде. Һәм менә узган ел аңа дүртенче гаилә килде. Ир, хатын һәм 2 яшьләр тирәсендәге уллары бар. Бик ачык кешеләр. Әлегә барысы да исән. Алар бу йортның тарихын белми шикелле. Аларга булган хәлләрне сөйләп, кисәтәсем килә. Ә бәлки, очраклы рәвештә генә бу йорттан шул кадәр мәет чыккандыр һәм аларны куркыту кирәкми дә кебек. Нишләргә дә белмим», — дигән хат килде.

Чыннан да, кайбер йорттан бер-бер артлы мәет чыга, ә икенчеләрендә бик рәхәт гомер кичерәләр. Бу нәрсәгә бәйле икән?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-09-12/bu-yorttan-ber-ber-artly-m-et-chykty-2944992

Бәйле