Еланнардан ничек сакланырга?

-- Лейла

Һава торышы җылыну белән, Татарстанда еланнар күренә башлады. Казанның Казансу буенда тузбашларны, урман, паркларда кара еланнарны очратканнар. Соңгысы кеше өчен агулы. Еланга тап булсаң, нишләргә кирәк? Киңәшләре белән КФУның зоология кафедрасы доценты Илдар Хәйретдинов бүлешкән.

«Елан күрсәгез, иң мөһиме, аңа тотынмагыз. Урманга чыкканда, алар бу җирлектә бармы-юкмы икәнен белешегез. Елан бит ул ташланыр мизгелгә кадәр хәрәкәтләнмичә тора ала, сез аны сизмәячәксез дә. Мондый очракта озын, каты аяк киеме генә коткарып кала ала.

Елан тешләгән очракта, зыян күрүчене хастаханәгә илтергә кирәк. Бу очракта табиб кына ярдәм күрсәтә ала. Тешләгән урынны яндырырга, кысып бәйләргә, аңа белмичә кагылырга кирәкми. Зыян күрүчегә күп итеп су эчерү һәм гистаминга каршы дару бирү зарур», — дип сөйләгән галим.

ТНВ

Бәйле