«Җырламагыз аның җырын!»

Яшь җырчы Илдар Насыйров Эльмира Сөләйманова репертуарыннан җыр башкарган. Шуннан ни булган?

Ни булсын, көтелгәне инде! Яратмый дек яратмый халык мондый тәҗрибәне. Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева, Вәсилә Фәттахова башкарган җырларны хәтер кичәләрендә бер тапкыр башкаруны кабул итә әле, ә инде күпкә китсә… Бу Хәйдәр Бигичев иҗатына гына кагылмый булса кирәк, күпләр аның аһәңен Филүс Каһировтан ишетәсе килә. Әмма ул бу җәһәттән бик сак.

Әле күтәрелеп кенә килүче яшь җырчы Илдар Насыйров «Әлдермешкә кайтам әле»не башкаргач, кемгә ошады, кемгә юк, күпләр аны ишетмәмешкә салышты булса кирәк. Ә Эльмира Сөләймәнованың «Йолдыз җыйдым бүләккә» җырын җырлагач, ни өчендер, хуплаучылардан тәнкыйтьләүчеләр күбрәк булган. Аларның һәрберсенә Илдарның җавабы да бар.

Илюс Фаизов:

«Нигә бозасың, туганым, җырны, кит, булдыра алмыйсың», – дип яза.

Илдар Насыйров:

«Иң мөһиме – сез булдырыгыз».

Гуля Галимова: «Бүтән җыр җырла, әмма Эльмираныкын түгел. Аның җырын җырлап, хур булма».

Илдар Насыйров:

«Ә нигә хур булу? Җырчыга хөрмәт йөзеннән җырын җырларга ярамыймы? Кунаклар аның репертуарын башкаруны сорады, чөнки Эльмира иҗатына хөрмәт белән карыйлар. Кешене көлдермәгез, зинһар. Сез җырлый алмагач, кем гаепле».

Рима Усманова:

«Якын да түгел. Матур җырны ямьсезләмә».

Роза Зуферова:
«Ярты ел булып узгач, җырларын җырлый башларлар, дип уйлаган идем. Эльмира кадәр беркем җырлый алмый. Бозмасыннар иде…»

Илдар Насыйров:

«Монда ярыш бармый бит! Бүтәннәре җырласа, димәк, аның иҗатына битараф түгел».

Ризида Сәлимуллина:
«Дөрес тә җырламый бит, бозып җырлый, хәленнән килгәнне генә җырласын».

Илдар Насыйров:

«Аллага шөкер, үз тамашачым бар. Нишләп бүтән артистларга шулай язмыйсыз? Язып карагыз! Нишләп алайса үткәрәләр Хәния апаның хәтер кичәсен? Ә Вәсилә Фәттахованың? Нишләп бүтән җырчыларны сорыйлар аларның җырын башкарырга?! Сез – өлкән кеше, ә шулай ямьсез язасыз. Әллә күңелегезне бушатасызмы?»

Ризида Сәлимуллина җаваптан соң кабат язган:

«Гафу сорыйм каты язылган булса, әмма бу сезнең җыр түгел, бозасыз. Тәнкыйтьтән курыкмагыз, ачуланмагыз да, җырны хуҗасы ничек башкарган, үзгәртмичә башкарырга тырышыгыз».

Илдар моңа да җавапсыз калмаган:

«Мин бит кычкырып йөрмим «минем җыр!» дип. Минем тавыш, билгеле, аерыла Эльмира ханымнан, ул бит хатын-кыз иде! Мин курыкмыйм тәнкыйтьтән, просто шаккатам һәм жәллим йөрәксез кешеләрне. Хәлне белмичә, ни өчен аның җырын башкара икәнен сорамыйча, халык үз наданлыгын күрсәтә, кешене белмичә, агу чәчрәтеп яталар. Илсөя Бәдретдинов Хәмдүнә апаның җырын башкара үзенчә, Алинә Кәримова Хәния апаның җырын үзенчә. Мин җырларымны чит кешеләр башкарсалар, сөенер генә идем».

«Аның җырлары комодта ятарга тиешмени соң? Ошамаса – тыңламагыз, нишләп вакытыгызны шуңа игътибар итәсез?» – дип яза Илдар Насыйров.

Фәнидә Мөслимова: «Ник бәйләндегез шул балага? Җырласын. Ул үзенчә башкара. Эльмира кебек түгел, сүз дә юк. Җырлар яшәргә тиеш. Без Эльмираны сагынабыз, юксынабыз, барлык җырларын да яратабыз. Аның җырларын беркем дә Эльмира кебек җырлый алмый, ләкин бу бит – җырламаска дигән сүз түгел. Җырласыннар яшьләр. Җырлый-җырлый шомарырлар. Ә Эльмирабыз безнең күңелләрдә мәңге яшәр. Урыны җәннәт түрләрендә булсын», – дип язган.

Менә бу фикер белән килешергә дә була, сез ничек уйлыйсыз?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-20/yrlamagyz-any-yryn-3347204

Бәйле