Лаваштан тәмле рулет рецепты

Кирәк булачак: лаваш, 2-3 аш кашыгы майонез, салат яфраклары, 2 йомырка, 1 кыяр, краб таякчыклары.

Әзерләү тәртибе: йомыркаларны пешерергә, яшелчәләрне юарга.

Лавашны майонез белән сыларга һәм бер рәт салат яфракларын җәяргә.

Икенче рәткә угыч аша чыгартылган йомыркалар җәелә.

Өченче рәткә краб таякчыклары куела. Аларны турамыйча гына җәеп салсагыз да була.

Дүртенче рәткә вак итеп, озынча туралган кыярлар куябыз.

рулет1

Лавашны тыгызлап рулет итеп төрәбез. Фольгә яки пленкага тагын бер кат төреп, 1-2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Рулетны 4 см калынлыкта кисәбез һәм табынга бирәбез.

 

Бәйле