Кирәк булачак: көнбагыш мае, 800 г бәрәңге.
Соус өчен: 220 г 25% каймак, сарымсак, тоз, борыч, укроп.
Пешерү тәртибе:
- Бәрәңгене чистартырга, һәм телемләп турарга.
- Табага көнбагыш маен салып бераз кыздырып алырга, соңыннан бәрәңгене салырга һәм капкач белән капларга. Тоз салмыйбыз һәм 25-30 минут дәвамында ачмыйча пешерәбез.
- Бәрәңге пешкән арада соус әзерлибез: укропны вак итеп турыйбыз, сарымсакны угыч аша чыгартабыз һәм тоз, борыч, каймак салып яхшылап болгатабыз.
- Әзер булган бәрәңгене соус белән табынга бирергә.