Кемдер замглава була, кемгәдер эш, акча бирелә: Татарстан районнары көрәшчеләрне чит төбәктән ничек җыя? [видео]

-- Лэйсирэ

Милли көрәшне дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарабыз дип булган кагыйдәләрне үзгәртү яңа көрәшә башлаучыларга кыенлыклар тудыра. Болай татар көрәшенең асылы югалырга мөмкин. Атна ахырында Казанда республика авыл хуҗалыгы министрлыгы призына уздырылган көрәш ярышында фикерләр төрле булды.

Көрәш ярышында беренче күзгә ташланган әйбер – Татарстан районнары өчен чит төбәктән, шәһәр көрәшчеләре чыгыш ясый. Аларны җыю ысуллары да төрле. Теләче, мисал өчен, эш, карьера үсеше тәкъдим итсә, Әлмәт акча түли икән. Безгә бу хакта көрәшчеләр үзләре әйтте. Кайберләре исемнәрен атамауны сорады, монда да югарыдагылардан курку бар, ә көрәшчеләрнең артистлар кебек мәйдан үзәгендә буласы, ярышларда катнашасы килә.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылучы традицион көрәш ярышлары быел 23нче мәртәбә үткәрелде.

– Республикабызның авыл хуҗалыгы тармагында урып-җыю тәмамланып килә. Ә безнең милли көрәшебездә елның чын батырларын билгели торган бәйгеләр чоры яңа ачыла. Монда басып торган һәр егетне уракка төшкән кебек күз алдына китерәм. Бүгенге ярышлардан соң без республика беренчелегенә, аннары Русия беренчелегенә барачакбыз. Безнең иген урагында җиңүчеләребез бар, келәмдә дә алар һичшиксез булыр дип ышанып калам диде ярышлар ачылышында Татарстанның авыл хуҗалыгы министры, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов. Ул кагыйдәләрне үзгәртү, югары дәрәҗәгә үсәргә омтылу теләкләрен дә җиткерде.

Элек көрәшчеләр келәмдә ата-бабалардан килгән кагыйдәләр белән, ягъни көндәшне күтәреп алып аркасына салып бил алышкан булса, хәзер алай түгел. Дөресрәге, ике көрәшче келәмдә бил алышып, берсен-берсе аркага сала алмаган очракта, җиңеп чыгуның башка юллары барлыкка килде. Чистага салулар сирәгәйде, көрәшчеләр көч белән түгел, хәйлә белән көрәшә башлады дигән сүзләр халык тарафыннан еш ишетелә.

«Безнең кагыйдәләргә бераз өстәмәләр кертелде. Көрәшкән вакытта кемдер сөлгесен ычкындыра, кемдер аягына тезләнә. Русия күләмендә уздырылган ярышларда болар өчен кисәтү бирелә һәм егетләребез зур ярышлардан төшеп калырга мөмкин. 7-9 декабрьдә Казанда узачак Русия чемпионатында да шушы кагыйдәләр белән көрәшәчәкләр. Татарстанда бер төрле, Русиядә икенче төрле кагыйдә белән көрәшеп, юк кына хата аркасында егетләр оттырырга мөмкиннәр», диде Татарстанның милли көрәш федерациясе башкарма мөдире Равил Хәйруллин. Ул, бу ярышларны оештыручыларның берсе буларак, яңа кагыйдәләрнең татар көрәше үсеше өчен әһәмиятле булуын аңлатырга тырышты.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылучы ярышларга шәһәр көрәшчеләре, танылган чемпионнар кереп тулуы көрәш сөючеләрне борчуга салды. Мәсәлән, Ханты-Мансийскидан килгән Альберт Рәхмәтуллин белән дөнья чемпионы Айнур Сыртаев (Башкортстан) бу ярышта Чистай өчен көрәшә. «Авыл көрәшчеләренә рәт бетеп бара. Кемнең кайдан икәнен, кем өчен чыгыш ясаганын барысын да беләбез,» диде бер көрәш сөюче.

Һәр район такымының югары урыннар аласы килә, монда профессионаллар гына уңышка ирешүен көрәшчеләр үзләре үк әйтеп тора, яңа көрәшә башлаучылар район дәрәҗәсендә үк төшеп кала.

«Татар көрәшен дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару өчен көчле көрәшчеләр кирәк. Мәсәлән, Рубин өчен дә кара тәнле спортчылар футбол уйнап йөри. Шулай булгач, бу ят әйбер түгел. Әгәр читтән килгән көрәшчеләрне ярышларга кертмәсәк, чит төбәкләрдә көрәш үсмәячәк. Сүз дә юк, үзләренең көрәшчеләреннән генә такым туплап килгән районнар да бар. Минемчә, бу ярыштагы командаларның 20 проценты үз көрәшчеләре белән килгән», ди Мари Иленнән килеп Теләче өчен көрәшүче Муса Галләмов.

«Көрәшчеләр арасында авылдан килгән егетләр күп. 46 такымның 30-35е үз егетләреннән генә тупланган. Читтән көрәшчеләр килүнең яхшы ягы да бар бит әле аның. Әгәр без үзебезнекеләр белән генә көрәшәбез дип йомырка эчендә утырсак, үсә алмаячакбыз. Көрәш федерациясе җыелышларында читтән керүче көрәшчеләр турында сөйләшүләр еш алып барыла. Ачык турнирларда без һәркемгә келәмгә кереп бил алышырга рөхсәт итәбез. Татарстан һәм Русия беренчелеге ярышларында кагыйдәләр катгый – үзебезнекеләр генә көрәшә», дип Равил Хәйруллин чит төбәкләрдән килгән көрәшчеләрне ярышларга кертүнең уңай ягы турында сөйләде.

«Безнең теләк – татар көрәшен дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарып, халыкара класслы турнирлар оештыру. Шул турнирларда җиңеп чыккан егетләргә халыкара класслы спорт остасы исемнәрен бирү. Бүгенге көндә шушы эшләр белән янабыз. Монда каршылыклар юк. Әгәр эшләребез барып чыкса, безнең татар егетләре арасында атказанган һәм халыкара класслы спорт осталары булачагына, иманым камил», дип көрәшнең киләчәгенә зур өметләр багълап сүзен йомгаклады Равил Хәйруллин.

Татар көрәшен дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарам, Европага танытам дип аның йөзен, миллилеген, тамашачысын югалтсак, нишләрбез? Үзгәртүен үзгәртербез дә бит, татарча көрәш Европага кирәкмәсә нишләрбез? Бу сораулар татар көрәшчеләренә дә тынгылык бирми. Көрәш кагыйдәләренең еш үзгәреп торуына сагаеп караучылар да бар.

«Элек татар көрәшендә көндәшне күтәреп алганнар да, аркасына салганнар. Хәзер күтәргән кеше көндәшен аркасына салып бетерә алмыйча өстенә төшерсә – җиңелә. Ә теге бер алым да кулланмаган көрәшче, уңышлы гына көндәшенең өстенә төшеп җиңә булып чыга. Милли көрәш төре итеп түгел, спорт итеп карый башладылар», ди Муса Галләмов. Спорт осталары исә яңа кагыйдәләрдән куркырга кирәкми дигән фикердә.

«Бер карасаң, дөньякүләм дәрәҗәгә чыгу өчен яңа кагыйдәләр бик кирәк иде. Татар көрәше – Сабантуй, уен-көлкедән ерак китмәде, дөньякүләм дәрәҗәгә үстерергә кирәк. Чөнки көрәшче аркасына ятарга тиеш түгел, күтәреп көрәшергә кирәк. Элекке көрәшчеләр болай да аркага ятмыйлар иде. Илшат Идиятов, Айдар Хәйретдинов, Айрат Гилаевлар һәрвакыт матур, чиста көрәш күрсәттеләр, аркага ятып калмадылар. Балалар өчен генә куркыныч. Йөзләренә төшеп, сөякләрен имгәтергә мөмкиннәр. Мин үзем яңалыкларга уңай карыйм. Тора-бара көрәшчеләр дә ияләнәчәк. Тик татар көрәшенең милли йөзен дә югалтырга ярамый. Аны саклап калу өчен, Сабантуйларда булса да, ата-бабалардан килгәнчә көрәшүне гадәткә кертергә кирәк», ди Татарстанның атказанган спорт остасы Руслан Нургалиев. Ул үзе инде көрәшми, Әлмәт районында балалар белән эшли, аларны көрәшергә өйрәтә.

«Авылларда балалар татар көрәше белән кызыксына. Мәсәлән, миңа көрәш белән шөгыльләнергә ике авылдан барлыгы 40 бала йөри. Араларында Русия чемпионнары, Татарстан призерлары бар. Яшьләр остазларының уңышларын күреп әлеге спорт төрен сайлый, көрәшкә тартыла», диде ул көрәшнең киләчәгенә ишарәләп.

«Безнең Әлмәт такымында Русия чемпионнары күп. Ярышларда отып кайткан көрәшчеләргә өстәмә премияләр каралган, федерация 10 мең сум акча бирә. Авыл кешесе өчен начар түгел», ди Нургалиев.

Спорт осталары, көрәшчеләр белән аралашу барышында читтән килгән көрәшчеләрне нинди җим белән сыйлаулары да ачыкланды.

«Теләче районы җитәкчеләре безгә яшәү өчен уңай шартлар тәкъдим итә. Безгә генә түгел, үз көрәшчеләренә дә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Безнекеләр барысы да диярлек яхшы урыннарда эшлиләр. Мәсәлән, Теләче җитәкчеләре Илдар Гиниятуллинны үзләреннән җибәрмәс өчен аңа спорт комитетында эш тәкъдим иттеләр. Тиздән Азат Нурмөхәммәтов район башлыгының урынбасары булып кайтачак. Элек көрәшкән Илнур Хәмидуллин башкарма комитет җитәкчесе булып эшли», дип сөйләде Муса Гәлләмов.

Сүз уңаеннан Мусадан Чабаксарда узган федераль Сабантуйдагы җәнҗалның ничек тәмамлануы хакында да сораштык.

«Минем кызыксынганым юк. Шунда ук ризалаштым бит, ярар, аларга булсын. Машинаны кире бирегез, дип шаулап йөрмәдем, юристлар ялламадым. Аллаһка шөкер, тормыш бара. Машинасы миңа булмаса да, төп батыр исеме миндә бит, шул да җитә», диде Муса елмаеп.

Муса Галләмов Теләче исеменнән чыгыш ясап, 130 килограммлы спортчылар арасында беренче урынны алды. Теләче такымы да Татарстан районнары арасында беренчелекне алды. Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы призына уздырылган көрәш ярышларының җиде үлчəү категориясендә җиңүчеләре билгеләнде.

Азатлык радиосы язмасы  (чит ил агентлыгы)

Бәйле