Күп кенә мөселман кардәшләребездән ничек җомгага йөри башларга дип сораулар килә. Җомга намазын уку тәртибе ничек икәнен, беренче тапкыр мәчеткә баргач нәрсәләр эшләргә, үзләрен ничек тотарга икәнен белмибез диючеләр дә бар. Тагын бер сорау: «Намазны күңелдән укырга ярыймы? Әллә аны пышылдап укырга кирәкме?»
Әмәт мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев әйтүенчә, намазны күңелдән укырга ярамый. Бу намаз дөрес булмый. Сүрәләр һәм зекерләр барысы да пышылдап әйтелергә, кимендә иреннәр селкенергә тиеш
Алдагы сорауларга Рамил хәзрәт Юныс җавап бирә:
– Пенсиягә чыккан көнне намазга бастым, әлхәмделилла, шуннан бирле гыйбадәтне калдырганым юк. Тик менә олыгайган саен сәламәтлек какшый икән. Миндә дә күп кенә авырулар баш калкытып, озак вакыт хастаханәдә ятып чыктым. Сиксән яшем тулгач, бер аягым, биш елдан соң икенче аягым бот төбеннән сынды. Операция ясатырга туры килде. Аллага шөкер, шушы хәлләрдән соң да аякка басып, намазымны дәвам итә алдым. Тик менә күптән түгел егылып янә аягымны авырттырдым да, атна-ун көн гыйбадәттән туктап тордым. Хәзер тәһарәт алу авырлашты. Аякны юеш чүпрәк белән генә сөртәм. Шулай эшләгәндә тәһарәт дөрес буламы?
– Булдыра алган кадәр итеп тәһарәт алып, намаз укыгыз. Аллаһы Тәгалә: “Күтәрә алмаганны сездән сорамыйм”, – ди. Ул нинди хәлдә икәнегезне белә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Диндә авырлык юк”, – дип, динне авырайтмаска, ә аны җиңеләйтергә өндәде. Барысы да хәерле булыр, иншалла!
– “Намазны дөрес укымасак, гөнаһ җыябыз”, дигән сүз дөресме? Шуны ишеткәннән бирле әлеге гыйбадәтне үтәргә куркам. Мин өлкән яшьтә, ялгышкан чакларым да буладыр дим.
– Намаз укуны бервакытта да ташларга ярамый. Ул сүзләр ваемсыз булып, игътибарсыз укыган кешеләргә аталган. Сез шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, намаз укуыгызны туктатмагыз. Гыйбадәтне ташлау тагын да зуррак гөнаһ.
– Аягымны күтәреп кран астында юа алмыйм. Кулымны юешләп, аякны сөртәм генә. Болай эшләү дөресме?
– Дөрес. Булдыра алган кадәр тәһарәтләнеп, намаз укыгыз. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп-белеп тора, хата-кимчелекләрегез булса, кичерер, иншалла!
– Озак еллар артроз, артрит авыруларыннан интегәм. Иртәнге намазга торып китү авыр, тән каткан була, тиз генә язылмый. Тәяммум белән генә намаз укырга ярыймы?
– Үзегезне күрмичә бу сорауга җавап бирү авыр. Ә инде сез сөйләгәннәргә нигезләнеп шуны әйтәм: кояш чыкканчы тәнегезне язып, тәһарәтләнә алмыйсыз икән, тәяммум белән намаз укыгыз. Яки кичтән яныгызга табак һәм су салынган комган китереп куегыз, иртән утырган килеш кенә тәһарәтләнегез.
– Миндә шундый авыру, кайчак телсез калам. Өйдәге кешеләр дә сөйләгәнемне аңламый хәтта, ягъни сүзләрне бозып сөйләшәм. Бу халәт берничә көн дәвам итә. Андый вакытта намаз укырга ярыймы?
– Андый вакытта намазны күңелдән, эчтән укыгыз, калдырырга тырышмагыз.
–Тынычландыра торган дару эчкәндә гыйбадәт кылу дөресме?
– Сез кабул итә торган даруның тәэсире нинди икәнен белмим. Әгәр аны эчкәч, йокымсырап китәсез, сүрәләрне бутарга мөмкинсез икән, гыйбадәт кылу тыела. Шуңа да ул даруны кич намаз беткәч эчсәгез яхшы булыр. Ялгыш сүзләр әйтүегез ихтимал.
– Биш вакыт намаз укыган кеше чалган малның гына ите хәләл була, диләр. Чынлыкта да шулаймы?
— Әгәр биш вакыт намаз укый торган кеше булса, малны аннан чалдырыгыз. Андый затны таба алмасагыз, үзен мөселман дип санаган ир-ат дога кылып чалган хайванның ите дә хәләл саналыр.
Шәһри Казан Акчарлак