Актаныш районының Чишмәбаш авылында яшәүче укучыбыз Зилә Шәймиева шалтыратты. «Нинди галәмәттер, быел базарда да, орлык сату кибетләрендә дә сенчик юк. Булганы да кыйммәт. Әнә, Чаллыда бер килограммын мең сумга саттылар», – диде ул.
БАШКОРТОСТАННАН ДА ЭЗЛӘГӘННӘР
– Шушы гомер яшәп, сенчик белән проблема булганын бер дә хәтерләмим. Үзем үстереп, үзем утырткач, беркайчан да сенчик кирәк дип, эзләнеп йөргән булмады. Былтыр утырта алмый калдым, әмма бер дә мыжгып йөрмәдем, чөнки һәрвакыт базарга барсаң – әбиләрнең кулында, орлык сата торган кибеткә керсәң – анда капчык-капчык өелеп тора иде. Нинди сорты кирәк – агымы, кызылымы, сарысымы. Туганым да: «Алып торма, үземнең дә бик күп булды быел сенчик, сиңа да бирермен!» – дигәч, бигрәк тә тынычланып яттым. Килде бер вакыт, апрель аенда кире шалтыратты: «Гафу ит, бөтенесе кибеп беткән, ике-өч чиләктән берничә түтәллек кенә сенчик калган», – диде. Менә шуннан соң эзли башладым да инде мин аны. Һәм аңладым: миңа гына түгел, бөтен дөньяга кирәк икән ул сенчик, һәм быел дефицит та икән әле – дип сөйли ул.
Башта район үзәге – Актанышка барып караган Зилә ханым. Анда бары тик кызыл суганныкы гына булган. Бәясе – 250 сум. Берничә мәртәбә барып та, сары суганныкын таба алмагач. Орлык сатучылар белән сөйләшкән:
– «Кайчан килим соң, кайчан була?» – дидем. «Көтмәгез, быел сенчик булмаячак, базаларда да юк, беркайда да калмады ул хәзер. Безгә Чувашиядән кертелә иде, анда узган елгы уңыш начар булган, шуңа күрә быел кытлык бар», – дип аңлаттылар. Аннан соң Чаллыга, Минзәләгә барып карадык, тапмадык. Чаллыда яшәүче туганнарымнан: «Сенчик юкмы, караштырып торыгыз да, хәбәр бирегез әле», – дип сорадым. Башта 400 сумга тапканнар иде, без бардык – алып та бетергәннәр. Соңыннан 600 сумга күтәрелгән ул, анысы да санаулы сәгатьләрдә сатылган. Инде өченчесендә туганнар: «Бер җирдә мең сумга саталар, алыйкмы сиңа? « – дип сорады. «Мең сумга сенчик алып утыртып тормабыз, ул акчага ике-өч еллык суган алып куеп була бит!» – дип уйладым да, башка эзләп тә тормадым. Бездә нәрсә юк, шуның бәясен күтәрү гадәте бар инде ул, шуңа быел сенчикнең кыйммәтләнүенә аптырамадык та. Бервакыт тоз булмады, 80 сумга кадәр күтәргәннәр иде. Быел бигрәк галәмәт булды – кешеләр Башкортостан республикасына кадәр чыгып эзләде сенчикне хәтта. Анда да таба алмаганнар, – дип сөйләде ул «Безнең гәҗит»кә.
Чынлап та, Актанышта яшәүче Ирина Заһретдинова, әйтик, сенчикны Башкортостанның Нефтекама шәһәреннән эзләп караган булган.
– Быел сугансыз калдык, бугай. Сенчикне үзең ясарга кирәк икән. Бигрәк кыйммәтләнде бит, күп кеше зарлана. Әле юк та ул. Без менә Нефтекама шәһәренә чыктык шуны эзләп. Ышанасызмы юкмы, элек базар сенчик белән туп-тулы була, эте дә бете дә сата иде. Быел ник бер почмагында булсын базарның. Адәм гыйбрәте. Үзем дә аптырадым. Ә ник шулай булды икән? – ди ул.
ИТ БӘЯСЕНӘ ҖИТКӘН
Чаллы шәһәрендә яшәүче Эльвира Йосыпова исә, бер килограммын 400 сумга сатып алган. «Күзләрем маңгайга менде, сатучылар белән талашып кайттым әле! Бу бит талау!» – дип сөйли ул:
– Сенчикне әле февраль аенда ук әнием алырга кушкан иде. Ярар, зәм-зәм суы түгел, алырмын, дип сузып йөрттем. Безнең монда бер әби бар иде. Үзе үстергән әйберләрне сата. Май бәйрәмнәре алдыннан авылга кайтырга кирәк булгач, шуңа шалтыраттым. «Әллә кайчан сатып бетердем инде мин, 250дән саттым», – ди. Быел кыйммәтләнгән икән әле, дип уйлап, базарга барган идем, көчкә бер урыннан таптым, анысы да 400 сум! Күзләрен дә йоммыйлар. «Кит, минәйтәм, бу акчага ике кило тавык ите алып була бит, шушы бәягә сенчик саталармыни?!» Талаша-талаша 300 сумга бирде. Бер кило гына алдым. Бу акчага бер кыш чыгарлык суган сатып алып була. Үземә булса, алып та тормас идем. Авылда яшәгән әнигә эш кирәк, шуңа гына алдым. Гомер буе утыртып гадәтләнгән бит инде ул, быел гына утыртмый калса, кыен булыр иде, – дип сөйли Эльвира Йосыпова.
Кукмара районында махсус сенчик үстереп сатучылар бар. Татарстанның шактый өлешен суган орлыгы белән нәкъ менә кукмаралылар тәэмин итә. Алар бу дефицитның каян килеп чыгуын беләме икән? Үзләре ничә сумга саткан һәм уңышлары узган ел нинди булган? Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче Рүзәл Йосыпов белән сөйләштек. Шактый еллар 6 гектар җирдә суган сенчиге үстерү белән шөгыльләнә аларның гаиләсе.
– Бу дефицитның төп сәбәбе шул: Голландиядән кертү тоткарланды һәм узган ел Чувашиядә уңыш аз булды. Тиешле күләмнең яртысын гына үзебездә җитештерәләр бит безнең. Калганы читтән кертелә. Ә менә импорт булмагач, бездәге сенчикнең генә җитмәве аңлашыла да. Узган ел бездә уңыш начар булмады ул, анысы. Ләкин иртәрәк саттык без – даими клиентларыбыз бар, килограммын 50-100 сумнан җибәрдек. Хәзер сатуда калмады инде ул. Май башларына бәясе 800 генә түгел, 1000 сумга ук җиткән, дип сөйләделәр Кукмарада. Ләкин шулай булса да, сенчикнең бәясе кыйммәт булу кибеттәге суганның бәясе күтәрелүгә китермәс, дип уйлыйм. Чөнки агрооешмалар бу суганны сенчиктән түгел, кара орлыктан чәчеп үстерә. Ә орлык белән проблема юк. Быел сенчик уңышы нинди булыр – алдан әйтүе авыр. Апрель ахырында чәчкән идек. Яңгырлар булды әлегә кадәр, җылысы да бар. Тик якын арада яңгыр булмаса, проблема килеп туарга мөмкин. Чөнки орлык корыда ята икән, үсми, – дип сөйләде ул безгә.
ТӘРБИЯ ДӘ КИРӘК
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев тә, майның артык җылы килүе хәерлегә түгел, ди.
– Быелгы яз бернинди законнарга да буйсынмый бит. Тиешле суыклары да булмады аның. Шуңа күрә әнә – уҗымнар да череп бетте. Югыйсә, әйбәт кенә чыкканнар иде, алар үләрлек салкын булмады да. Туфракта туң бар иде анысы, ләкин ул да бик тиз эреп бетте. Бүгенге көндә туфрак ярлы, әле бүген генә бер алмагачка су сипкәндә игътибар иттем, су төшә дә китә сипкән уңайдан. Туфрак бик коры. Әйе, сенчик уңсын өчен җылы кирәк, әмма бу кадәр үк түгел. Яңгырлар яумаса, эш харап. Ә быел сенчикнең бәясе кыйммәтләнүгә килгәндә… Базар экономикасында андый хәл булгалый инде ул. Бәясе төшкәч, кайбер әйберләрне үстерми башлыйлар да, килеп чыга дефицит. Аннан соң тагын үстерәләр. Икенче елга алай булмый инде ул. Әнә карабодай белән дә шулай булды бит. Бәясе төшеп беткәч, авыл хуҗалыгында бик үстерми башладылар. Бәясе күтәрелгән иде, яңадан үстерә башладылар, – диде ул. Халык синоптигы, киләсе елларда мондый дефицит булмаячак дигән фикердә.
Бакчачы-галим Фарсель ага Зыятдинов белән дә сөйләштек. Ул сенчик белән килеп чыккан кытлыкны, халыкның моның белән мәшәкатьләнмичә, кибеттән генә әзер сенчик сатып алырга гадәтләнүе белән бәйле, дип саный:
– Хәзер бәрәңгене дә сатып кына алырга өйрәнеп барабыз – арзан бит. Үстерүчеләр ел саен азая бара, сатып алучылар күбәя. Менә шуңа күрә җитми ул. Татарстанда сенчик уңышы начар булмады, чәчкән кешенеке үсте бит. Шунысы гына бар – аны чәчтең дә, оныттың түгел, тәрбияли белергә дә кирәк. Беренче чиратта утырта торган туфрагын яхшылап әзерләргә, баетырга. Җирне казый башлаганчы ук, башта бер квадрат метрына кимендә бер чиләк тирес черемәсе һәм бер чиләк компост кертергә кирәк. Бу – органик ашламалар. Минераль ашламалар да сибү мөһим: һәр квадрат метрына суперфосфат – 150 грамм һәм 180 грамм калий сульфаты. Шулай ук, 80-100 грамм чамасы «Нитрофоска» сибәсең. Болар – минераль ашламалар. Аннан соң минераль һәм органик ашламалар катышсын өчен, яхшылап җирне казып чыгасың. Бу инде туфракның өске өлешен баету дип атала. Яңа ашламалар да кулланырга кирәк. «Агрикола» дигән ашлама бар. Орлыкны утыртканнан соң, һәр квадрат метрына шуны сибәргә була. «Агрикола»ны ун литр суга ике аш кашыгы кушып эретәләр. Болай эшләгәндә орлык әйбәт булып тишелеп чыга. Аннан соң тәрбия чараларына да игътибар итәргә кирәк. Тишелеп чыкканнан соң, вегетация чорында кимендә ике тапкыр ашлау чарасын күрәсе, тукландырасы. Беренчесе: «Агрикола»ны су белән эретәсең дә, шытып чыккан төпләренә сибеп чыгасың. Икенче тапкырында «Нитрофоска» дигән минераль ашлама белән тукландырасы. Аны да ун литр суга бер ике кашык саласы. Сенчик үсә төшкәч, тамырдан тыш та тукландырасы – сабакларга, өске өлешенә генә «Энергин» дигән препарат сиптерергә кирәк. Биш литр суга 1 капсула, ун литрга ике капсула салып эретәсең. Сугаруга килгәндә, дымны һәрвакыт даими тәэмин итәргә, корып китүенә юл куймаска. Корып китсә, аннан соң уңыш яхшы булмый. Әмма шунысы мөһим, суганга да, сенчиккә дә суны май һәм июнь айларында гына сибегез. Июльдә, өлгерер чагы җиткәч, су сибүне туктатырга кирәк, – дип сөйләде бакчачы-галим.
Бу сенчик проблемасы Белоруссиядә дә булган. Анда кытлыкны Русиядә уңыш начар булу һәм шулай ук Голландиядән вакытында кертелмәүгә бәйлиләр. Бәяләр 4-5 мәртәбә арткан. Инде ышанып калыйк, кайберәүләр фаразлаганча, кибеттәге суганның бәясенә бу берничек тә йогынты ясамас. Хәер, белмәссең… Күп очракта безнең сатучыларга бәя күтәрергә сәбәп кенә бир бит…
Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит