Юләрләнеп йөри, димәсеннәр,
Әйтмәсеннәр юк-бар гайбәт сүз,
Син бары тик сиздермичә ярат,
Шаяртма һич, кабат кысып күз.
Беләсеңдер, ут һәм судан тора
Туфрак бәдәндәге бу җаным,
Һавалану һәр кешегә хас ул,
Туташ та син һәм дә наз ханым.
Килешәдер бәлки юләр булу,
Мәхәббәтне эчкәч тәү кабат,
Син бары тик белдермичә генә,
Шашып-шашып кына бик ярат.
Төндә йолдыз адашырлык булсын,
Таңда чыклар телгә килсеннәр,
Акыл язмый мөмкин түгелдер ул,
Теләгәнчә ярат, көлсеннәр.
Фәрит Яхин
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

ӨЧ ЕЛГА ТАТАРЧА ТӨГӘЛ ГОРОСКОП
25 майдан галәмдә зур үзгәрешләр башланды. Кемнәргә БӘХЕТ килә, ә кемнәргә кайгы-борчудан сакланасы, саулыгын карыйсы
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Эльвира Фазлыева кая күченгән?
«Аида» псевдонимы белән иҗат итүче җырчы Эльвира Фазлыева Мәскәүгә күченгән. Артистның озак вакытка югалып тору
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Азат Фазлыевта зур шатлык
Алсу һәм Азат Фазлыевлар шәхси йортка күченгәннәр. Бу хакта Азат Фазлыев социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

СВОдан өч улын көтүче ана: «Алар бармаса, кем барыр иде!»
Тәтеш районының Бәйрәш авылында гомер итүче Гөлфирә Нотфуллина махсус хәрби операциядән өч улын көтә. Бер-берсеннән