Әйттең миңа, уңганым дип,
Һәм ышандырдың шуңа:
Чынлап та, шул көннән башлап,
Эшләрем китте уңга.
Әйттең миңа, акыллым, дип,
Әллә чын, әллә уйнап;
Акыллырак итеп сизәм
Үземне хәзер чынлап.
Әйттең миңа, матурым, дип,
Сокланып күзләремә, —
Сибелде күк таң нурлары
Шул вакыт йөзләремә.
Үзгәрдем, сизәм үзем дә,
Канатлар үсте хәтта.
Мең рәхмәт шулай үзгәрткән
Тылсымчы мәхәббәткә.
Фәнис Яруллин