Беләм: сихри бер тын кичтә
Тирә-юньдә бар да үзгәрер:
Апрель җиле белән умырзая
Синнән Миңа Сәлам җибәрер…
Мин, ишетеп синең хәбәреңне,
Йөгерермен кебек каршыңа:
Түзәрмен лә утка, суга, бозга −
Түзәрмен лә юлда барсына!
Карашыңнан җанга ялкын кабар.
Ялкын кабар бөтен дөньяга:
Бар галәмне үзенә сыйдыра алган
Күзләреңнән гүя моң ага…
Яратырмын… Берни өмет итми.
Нинди өмет?! Бар да хыялда…
Кочагыңа алып назлаганда
Төш белән өн уйда чуала…
…Ә шулай да
Беләм: сихри бер тын кичтә
Умырзая ялгыз моңаер…
Күптән сүнгән дәртсез үле күңел
Иреннәрең тоеп уяныр…
Халисә Ширмән