«Кабаттан уянды бөреләр, бөреләр — өметләр, минемчә.»

Төн шаулый. Күңелнең кубарып бозларын,
Әрнетеп бәгырьне, төн шаулый.
Бер кочак чәчәген иркәләп кочакта,
Язлармы кышлардан наз даулый?!

Төн сулый. Җир исен сибенеп үзенә,
Елгалар иркәли ярларны.
Нәрсә бу? Чыланган аягым өшүе
Язлардан назлармы? Зарлармы?

Төн исә. Иркәләп яңагын имәннең,
Язлардан исереп төн исә.
Бу язда кабаттан уянды бөреләр,
Бөреләр — өметләр, минемчә.

Төн җырлый. Сөюләр ефәге урaлып,
Төн бии ташулар эчендә.
Шул ук яр. Шул ук моң. Шул ук хис йөрәктә.
Төн җыры сырланган хисемдә.

Төн шаулый. Кабаттан бирелеп хисләргә
Төн җырлый һаман да күңелдә.
Ташулар ярсуын эчемдә саклаган
Төннәрем сылуы үзем дә.

Гөлзилә Фәхретдинова

Бәйле