Чәчәкнең кызылы син,
Дөньяның кызыгы син,
Бер сыйфатың меңгә күчә:
Жанга ыгы-зыгы син.
Сәбәпсез турсаясың,
Аяусызсың, чаясың, —
Белмәгәнгә шулайдыр шул
Иркәлекнең чамасын.
Тылсымчым, күрәзәчем;
Кызудан күләгәсең:
Күңел багларымда җиләс
Канәферсең, лаләсең.
Тал булып бөгеләсең,
Жам булып түгеләсең,
Зәңгәр төннәремдә тулган
Ай булып күренәсең.
Йөзләрең балкып тора,
Түшләрең калкып тора,
Чәчләреңнән күк күгәрчен
Исләре аңкып тора.
Атлыйсың вак-вак кына –
Йөгермисең чак кына…
Озын телләр дә чарасыз:
Сөйлиләр мактап кына.
Канатлы күбәләгем,
Шат җанлы көлгәләгем,
И минем сабыр-салмагым,
Үзәкләрем өзелә,
Житəрме түзем генә:
Күбәләк тә, көйгәләк тә –
Барсы да үзең генә…
Син генә, тик син генә
Тынгы бирмисең генә!
Тынгылар бирмәсәң бирмә,
Миннән башканы сөймә.
Нури Арсланов