«Бәлки, әле син дә сөярсең…»

Күктә якты-якты йолдызлар күп,
Иң яктысы син күк тиясең.
Җирдә матур-матур чәчәкләр күп —
Килә сиңа өзеп бирәсем.

Эчтә тулып-тулып хисләр ята,
Телим сиңа әйтеп бирергә.
Хәзер әйтәм-әйтәм дигән чакта,
Көрсенәм дә китәм кирегә.

Китәм әрнеп-әрнеп синең яннан,
Син сизмисең йөрәк моңымны.
Ләкин түзмим, түзмим. Мин яңадан
Килеп җырлыйм сөю җырымны.

Күктә якты-якты йолдыз яна,
Иң яктысы син күк тиясең.
Сине уйлый-уйлый мин юанам:
Бәлки, әле син дә сөярсең…

Шәйхи Маннур

Бәйле