Надия үзе гел генә яхшы күршеләр турында хыялланды. Үзе күрше-күләннең йомышын екмады. Нәрсә сорап керсәләр – шуны бирде. Элегрәк үзе дә сирәк кенә кергәли иде. Әйе, күрше – ул туганнан да якын, сердәш, ярдәмче. Ишегеңне ачу белән күрше белән очрашасың, барыр җирең булып, урамга чыксаң да – шул күршеләр. Картая авыл, урамнар күп булса да, аларда ялгыз әбиләр дә, өйләнми картайган ир-егетләр генә калып бара. Күрше Мөһим бабайның балалары да күптән үсеп таралышкан. Берсе бөтенләй чит илдә гомер кичерә. Күпне күргән, күпне кичергән олы кеше белән аралашып яшәве бер куаныч иде Надиягә. Бик тату яшәделәр. Мич ашы пешерсә, бабайны чакырып сыйлый, аның киңәшләрен дә тыңлый, бик якын күрә иде. Ул да юк хәзер. Йорт ялгыз калды.
Кыш көннәрендә кар-буран басып утырган Мөһим бабайның йортын бер көн ят кешеләр сатып алды. Машиналар комын, цементын китереп түкте. Уртача яшьләрдәге ир-ат өйнең янәшәсенә зур итеп нигез салып куйды. Тиз арада яңа йортның стенасы калкып чыкты. Кеше эшләгәндә кысылып йөрмим, дип, Надия күршеләренең кайдан икәнлеген дә сорашмады. Ел үтүгә матур йортка хуҗалар килеп урнашты. Бакчасында эшләп йөргән Надия күршегә йөк машинасы килеп туктаганын шәйләп, урамга күз салды. Кабинадан яшь егетләр сыман сикереп кенә бер ир төште дә, хатынына кулын биреп күтәреп, җиргә бастырды. Аннан акрын гына капкаларын ачып, эчкә үттеләр. Йөреше кемгә охшаган соң моның, дип бик сәер уйлап куйды Надия.
Аның авыру улы белән шушы авылга килеп урнашуына өч дистә ел вакыт узды. Әллә эчен кысып, авырын яшереп йөрегәнгә шулай булды – малайның бер аягы зәгыйф туды. Надия бар гомерен аны тәрбияләүгә багышлады.
Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган Надия, урта мәктәпне тәмамлау белән Уфа педагогия институтына укырга керде. Кеше белән бик аралашучан Надиянең дуслары да күп иде. Әмма 20 яшенә җитеп мәхәббәт утында янганы булмады.
Язгы матур бер көндә Зилаер районында яшәгән курсташы Сәминә Надияне кунакка чакырды. Уфадан бик ерак булса да, дус кызы яшәгән якларга кайтырга риза булды ул. Яшь күңел каядыр талпына, ашкына иде. Авылга кичкә генә кайтып керделәр. Өйләренә кайтып хәл белешеп, капкалап алгач, кызлар да урамга чыкты. Урам гөж килә, клуб утлары да балкып тора. Бүген авылда солдат озаталар икән. Чәчләрен кыска итеп кистергән, сылашып торган джинсы чалбар кигән кызларны бер төркем яшьләр уратып алды. Сәминә аларны Надия белән таныштырды. Араларында озын буйлы егет килеп аның кулын кысты. Илгизәр булам, диде ул. Клуб тулы халык, бииләр, җырлыйлар. Авыл гадәте буенча бүген иртәнгә кадәр клуб ябылмаячак. Егетләр, кызлар, солдатка китүче егетләрнең туган-тумачасы бары да монда. Чәчен кырып алдырган чандыр гәүдәле егет, әйдәгез, безгә барып утырыйк, дип тәкъдим иткәч, кызлар карышмады. Илгизәрне ике яктан култыклап, аларга таба атладылар. Зур йортның утлары балкып торса да, анда инде бер-ике кеше генә утыра. Сәминәнең егете Рәзил һәм тагын бер-ике кеше хуҗа белән армия турында сөйләшеп утыралар иде. Кунакларны күреп, аларны өстәлгә чакырдылар. Сый-хөрмәт йөзеннән Сәминә белән Надиягә кымыз койдылар. Көне буе арлы-бирле йөреп арыган булачак солдат креслога утырган килеш тигез генә тын алып, йоклап китте. Илгизәр исә сөйләвеннән туктамый, үзе яшертен генә кунак кызын күзәтә. Чибәр кыз. Ходай аңарга матурлыкны өеп биргән, ачык йөзле, мөлаем. Бераз утыргач, тагын клубка төшәргә ниятләп, урамга чыктылар. Сәминә чыккач та Рәзилнең кочагына чумды. Шундый матур айлы кичтә бер урам әйләник ичмаса, дип, Илгизәр Надияне култыклап ук алды. Алар сөйләшә-сөйләшә алга атлады. Егетнең тасма телләнүен тыңлап, иптәш кызының артта ук торып калуын сизми дә калды. Менә монысы минем йорт, быел гына бетереп чыктым, дип кызны капкага таба борды Илгизәр. Кергәч нәрсә буласын белсә, Надия гомерендә дә бу авылга килмәгән булыр иде. Ишек тупсасын үтеп керүгә егет аны кочаклап алды. Әллә кымыздан, әллә егетнең кайнар сулышыннан югалып калды ул. Ул арада Илгизәр аны йомшак караватка салган иде инде. Калганын хәтерләми дә, хәтерләсе дә килми аның. Шушы бер ялгыштан туган улын тәрбияли Надия. Ялгыш адымы, гөнаһасы өчен гомере шулай үтте.
Сәминә аны эзләп килеп җиткәндә Надия, йокысыннан айный алмый утырган бала сыман башын иеп, урам эскәмиясендә утыра иде. Илгизәр күренми. Ике ахирәт сүзсез генә кайтырга чыкты. Кичә нәрсә булганын Сәминә дустының моңсу күзләренә, төн буе йокламый чыккан йөзенә карап белде. Кирәк дип тапса, үзе сөйләр, дип бернәрсә дә сорашмады.
Курсташлары Надиянең кысык джинсыларын киң күлмәккә алыштыргач кына авырга узганын белде. Була торган хәл, төртеп күрсәтеп гәйбәт чәйнәүче булмады. Надия дипломын бала тудыру йортыннан чыккач кына барып алды. Авылда яшәүче апасында яшәп улын үстерде дә, балага 2 яшь дигәндә башка районга ук китеп эшкә урнашты. Авыл җиренә килгән хатын-кызны буйдак егетләр карап кына тора. Надия килгәч тә ябышып бер ел артыннан йөргән Ильяска кияүгә чыгарга риза булды. Бик матур гына яшәп киттеләр. Ике елдан Надия бик матур кыз алып кайтты. Малай да Ильясны якын күреп, әти, дип үсте. Кеше эшләгәнне эшләделәр, хәләл ризыклары, бар тапканнары уртак булды.
Кызларына 16 яшь тулган көн иде. Тышта кош-кортларына җим сибеп йөргән Надия иренең ашыгып кайтып керүенә аптырап китте. Ир исә өйдән тиз әйләнеп чыкты. Аның кулында юл чемоданы иде. Надиягә әйткән соңгы сүзе, мин китәм, бөтенләйгә, булды. Ышаныргамы, ышанмаскамы, дип аптыраган хатын кое төбендәге эскәмиягә барып утырды. Күкрәгенә гер китереп бастылар мыни, сулар һава җитми, теле әйләнми. Терәгем, йөрәгем бит син минем, дип пышылдый гына алды. Буй җитеп килгән Элиза да әтисенең гаиләдән китүен авыр кичерде. Кайчандыр гөрләп торган өйдә мәет чыккан кебек авыр тынлык урнашты. Тора-бара Надиянең кан басымы күтәрелде. Озак вакыт дәваханәдә йөреп, эшеннән үк китәргә мәҗбүр булды. Канаты каерылган кош сыман тагын бер ел үтеп китте. Ашы-аш, йокысы-йокы булмады.
Кызының чыгарылыш кичәсе иде. Күңеле нидер сизгәндәй – таңны озатырга да каласыңмы, дип сорап калды Надия. Күзләрен йому белән саташып кычкырып уянды. Төшендә Элизасы кара урман эченә кереп югалды. Әй, кычкырды Надия, әй, кычкырды, үз тавышына үзе сискәнеп уянып китте. Ярый төш кенә икән дип, юанса да, күзенә йокы кермәде. Телефонны да бик озак шалтыраткач кына алды. Әмма ул Элиза түгел иде. «Элиза суга батып үлде», – диделәр телефонның теге ягында.
Кызның үле гәүдәсен алып кайтуга, өзелеп яраткан иренең ташлап китүенә түзгән хатын, бала кайгысыннан акылдан язган иде. Чәчләре тузгыган, ни эшләргә белми, теленә ни килсә, шуны сөйли, үзе бертуктаусыз көлә. Гомере аянычлы өзелгән кызны күрше-тирәләре, авылдашлары тәрбияләп соңгы юлга озатты. Ә икенче көнне кызын җирләргә килгән Ильяс ашыгыч ярдәм машинасы белән Надияне юләрләр йортына илтеп урнаштырды. Ярый йортта ялгыз калган улы үз-үзен тәрбияләрлек хәлдә булып, дөньяларын карап тора.
Ике ел вакыт үтүгә Надия терелеп чыкты. Әмма авыл халкы теленә «Дивана Надия» булып кереп калды. Әйе, сөеп-сөелеп кенә яшәгән тормыш иптәшең ташлап китсен, күз карасыдай балаң юкка чыксын, эшсез дә кал, инвалид бала да кара – бер йөрәккә ничек түзмәк кирәк.
Бу вакыйгалардан соң бик күп еллар үтте. Үз көенә генә яшәп ятканда тормышына Илгизәр килеп керер дип төшенә дә кермәгән иде шул. Әле генә машинадан төшеп яңа йортка кереп баручы ир – ул Илгизәр иде.
Әйе, таулар белән таулар гына очрашмый. Башкортстанның көньяк районнарында яшәүче ир ничек бу якларга килеп чыккан?
Илгизәр кечкенәдән әти-әнисенең бердәнбер, сөекле уллары булып үсте. Мәктәптә дә яхшы укыды, җәмәгать эшләрендә, концертларда да иң беренче ул башлап йөреде. Күз атып йөргән кызы да бар иде. Уфага мәдәният институтына укырга керде, артист булу иде хыялы. Авылдан коточкыч хәбәр китерделәр – аның газизләре юл фаҗигасендә вафат булган. Шушы хәбәрдән соң Илгизәрне үзгәртеп куйдылар мыни. Еш кына аракыга тартыла башлады. Уку кайгысы да, кыз кайгысы да бетте. Укуын ташлап, олыгаеп барган дәү әнисе янына кайтып керде ул. Үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк. Ике ел үтүгә аны армия сафына алдылар. 6 ай Чибәркүлдә укуларда булгач, аларның частен кайнар нокталарга җибәрделәр. Авыл җирендә иркендә, рәхәттә, әти-әни назына төренеп кенә үскән егеткә атыш, үтереш, җан газабы күрергә туры килде.
Армиядән кайтып өйләнде, кызлары туды. Тик сайлаган яры аңа тиң булмады. Себер якларына китеп эшләгән ирне бурычка батып, лаякан исерек килеш каршылады ул. Шкафында кыйммәтле ике чәшке туны эленеп тора. Бармагы саен алтын. Өйләре дә заманча җиһазланган. Ире дә «өф» итеп тора, өрмәгән җиргә дә утыртмый. Баланы тәрбияләп, булган дөньяның рәхәтен күреп кенә яшисе. Авырлыкка түзсә дә, рәхәткә чыдамый шул адәм баласы. Илгизәр моңа бик гарьләнде һәм бер кайтуында теле көрмәкләнгән хатынын сугып очырды да, 11 яше тулып килгән кызын җитәкләп чыгып китте. Үзе эшләде. Баланы укытты. Себердә пенсиягә алданрак чыгаралар, шулай да ул хезмәтен ташламады. Кызы кияүгә чыккач кына авылга кайтып төпләнергә уйлады. Тик сөяркәсе белән авыл сасытып яткан хатыны янына кайтасы килмичә, икенче районга якынрак авылдан йорт алмакчы булды. Һәм менә ул Надиянең күршесе булып чыкты.
Гореф-гадәт буенча яңа йортка багышлап коръән укытып алырга булдылар. Тирә-як күршеләр белән бергә Надия дә керде. Кайгы-хәсрәттән олыгаеп киткән Надияне Илгизәр танымады шикелле. Йөрәге дөрселдәп типсә дә, хатын да сер бирмәде. Сөйләшүләреннән яшь хатынның Илгизәрнең кызы икәнен аңлады. Менә бит язмышлар ничек килеп чыга. Тыныч кына еллар үтә торды. Әмма күрше хакын хаклап яшәгән ир дә, хатын да моннан өч-дүрт дистә ел элек булган хәлне чыгармый күңел түрендә саклады. Надиянең улы 35ен тутыргач, бер аягым кыска, дип тормады, менә дигән кыз табып, гаиләсе белән аерым йортка күченде.
Яшьлектә булган очрашуны хәтереннән җуйган шикелле Надия белән Илгизәр күрше булып озак яшәде. Эшләре булса бергә башкардылар. Оныклары да бергә уйнап үсте. Надия дә ул мине танымады, дип шатланып яшәде. Чәчләренә чал төшеп олыгая барган көннәрендә аның йортында янгын чыгып, бер кат күлмәк белән урамда басып калды. Илгизәрнең оныгы күреп калмаса, ул үзе дә янып үлгән булыр иде. Җиргә чүгеп барган агач өйнең базыннан кереп, төтенгә тончыккан Надияне Илгизәр коткарды. Үзләренә алып кереп караватка салды. Элекке чире кузгалып китәр дип борчылган иде Надия. Янында хәстәрләп, йөгереп йөрүче кешесе булу аны азрак тынычландырды. Ыгы-зыгы беткәч, Илгизәр аның янына утырды да тирән сулап, сүз башлады: «Мин гомеремдә әле синең кебек сабыр, акыллы хатын күрмәдем. Рәхмәт сиңа. Югыйсә, авылда гәйбәт таралыр иде. Гафу ит, мин бит сине күргәч тә таныдым. Яшьлек хаталарын төзәтеп, картлык көнебезне бергә булырга язгандыр. Бергә яшик, күрше», – дип Надиянең калтыранган кулын кысты.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.