Кырык кыллы күңел,
Кырык кыллы дөнья.
Тап дөньяңның җаен –
Үз көеңне уйна!
Чиртә күрмә ялгыш,
Кырык кыллы язмыш:
Бер кылында – шатлык,
Бер кылында – сагыш.
Кырык кыллы күңел,
Кырык кыллы гомер.
Кырык кыл арасы
Утлы учак – күмер…
Күпме алда юлым?
Артта кырык елым.
Моңлы гомеремнең
Тарттым кырык кылын.
Илсөяр Иксанова
–
–

